Завьялово районы (, ) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан район, 2021 елдан муниципаль округ.
Административ үзәге — Завьялово () авылы.
География
Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньяк Якшур-Бодья районыКөнбатыш Ува районы, Пермь крае (Чайковский районы)Көньяк Кече Пурга районыКөньяк-көнчыгыш Сарапул районыТөньяк-көнчыгыш Воткинск районы
Районның көньягы Үзәк Удмуртия калкулыгында, көньяк-көнчыгышы — Сарапул калкулыгында, ә көньяк-көнбатышы Мәжгә какулыгында урнаша. Иң эре елга — Иж.
Тарих Завьлово районы 1937 елның 1 июньдә Ижау районының кечерәйтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1963 елда район юкка чыгарыла, ә территориясе Ижау авыл районы составына керә. 1965 елда район кечерәйтелә, аның административ үзәге Завьялово авлына күчерә, ә район исеме Завьялово районы итеп үзгәртелгән.
Халык 1970 1979 1989 2002 201048 474 49 187 53 388 59 145 65 997
Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 45,6%49,1% арлар 47,8%43,9% татарлар 4,1%4,2%
Административ бүленеш Бабино авыл җирлеге Вараксино авыл җирлеге Гольяны авыл җирлеге Завьялово авыл җирлеге Италмас авыл җирлеге Казмаска авыл җирлеге Каменное авыл җирлеге Кияикское авыл җирлеге Люк авыл җирлеге Октябрьский авыл җирлеге Первомайский авыл җирлеге Пирогово авыл җирлеге Подшивалово авыл җирлеге Совхозный авыл җирлеге Урта Постол авыл җирлеге Хохряки авыл җирлеге Шабердино авыл җирлеге Ягул авыл җирлеге Якшур авыл җирлеге
Социаль инфраструктура Мәгариф системы үз эченә 25 мәктәп, ике профессиональ укуханә һәм 39 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен 5 хастаханә һәм 49 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 35 мәдәният йорты, 34 китапханә һәм психоневрология интернаты эшли. Шәхесләр Вячеслав Сергеев (Вячеслав Ар-Серги; 1962), Удмуртиянең Халык язучысы (2003), Дәүләт премиясе лауреаты (2023). Фотогалерея
Моны да карагыз Лудорвай (музей-тыюлык)
Искәрмәләр
Төркем:Удмуртия районнары