Гарәбстан ярымутравы (Гарәбстан; , Шибһ әл-Җәзира әл-Гарәбиә) — көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан ярымутрау. Көнчыгыштан Фарсы һәм Оман култыклары белән, көньяктан Гарәбстан диңгезе һәм Гадән култыгы, көнбатыштан Кызыл диңгез белән юыла.
Геологик яктан ярымутрау, элек африка кыйтгави массасының бер өлеше булган, Гарәп плитасын барлыкка китерә. Гарәп ярымутравы тулысынча чүлләр белән капланган: төньяк өлешен Нефуд чүле, көньягын — Руб әл-Хали алып тора.
Дәүләтләр
Гарәбстан ярымутравына кергән дәүләтләр: Бәһрәйн Йәмән Катар Кувәйт БГӘ Оман Согуд Гарәбстаны
Төркем:Әлифба буенча ярымутраулар Төркем:Согуд Гарәбстаны географиясе Төркем:Оман географиясе Төркем:Йәмән географиясе Төркем:Берләшкән Гарәп Әмирлекләре географиясе Төркем:Катар географиясе Төркем:Күвәйт географиясе Төркем:Бәхрәйн географиясе