Үзәк эшкәрткеч җайланма (процессор) — санак системасының санак (компьютер) программасының системаның төп арифметик, мантыйк һәм керү/чыгу гамәлләрен башкару өчен күрсәтмәләрен үтәүче өлеше. Санакта (компьютерда) үзәк эшкәрткеч җайланма мигә аналогик роль уйный. Төшенчә санак (компьютер) сәнәгатендә кимендә 1960-ынчы еллардан бирле кулланылышта йөри. Үзәк эшкәрткеч җайланмаларның формасы, дизайны һәм коралланышы иң элек мисалларга караганда шактый үзгәргән, әмма фундаменталь эшләве күбесенчә шул ук булып кала.

Зур машиналарда, үзәк эшкәрткеч җайланма өчен бер яки күбрәк басма платасы кирәк. Шәхси санакларда һәм кечкенә эш станцияләрендә үзәк эшкәрткеч җайланма микропроцессор (микроэшкәрткеч) дип аталган бер кремний чипта урнаша. 1970-енче еллардан башлап үзәк эшкәрткеч җайланмаларның микропроцессор төркеме бөтенләй диярлек башка үзәк эшкәрткеч җайланмалар кулланылышларын узып китә. Хәзерге заман үзәк эшкәрткеч җайланмалар – йөзләрчә тоташтыру энәләре булган, зурлыгы дүрт квадрат сантиметрдан азрак булган корпуста зур масштаблы микросхемалар.

Үзәк эшкәрткеч җайланманың ике типик өлеше булып арифметик һәм мантыйк гамәлләрен башкаручы арифметик мантыйк җайланмасы (АМҖ) (ALU) һәм хәтердән күрсәтмәләрне (инструкцияләрне) чыгара торган, аларны декодирлый һәм башкара торган, кирәк вакытта арифметик мантыйк җайланмасына мөрәҗәгать итә торган идарә җайланмасы (ИҖ) (CU) тора.

Бөтен исәпләү системалары да үзәк эшкәрткеч җайланмага нигезләнмәгән. Массив эшкәрткече яки вектор эшкәрткеченең күп параллель исәпләү элементы бар, ул җайланмаларның берсе дә “үзәк” түгел. Таралышлы исәпләү моделендә мәсьәләләр үзара бәйләнгән таралган эшкәрткечләр җыелмасы ярдәмендә чишелә.

Тарих

ENIAC кебек санаклар төрле биремнәрне үтәү өчен яңадан физик монтажлауны таләп иткәннәр, бу сәбәпле бу машиналарны “беркетелгән программалы санаклар” дип атаганнар. "Үзәк эшкәрткеч җайланмасы" төшенчәсе гадәттә программа тәэминаты (санак программасы) башкару өчен җайланма итеп билгеләнгәнгә күрә, иң элеккеге дөрес рәвештә үзәк эшкәрткеч җайланмасы дип аталучы җиһазлар сакланган программалы санаклар барлыкка килү белән кертелгән.

Сакланучы программалы санакның фикере Дж. Преспер Эккерт һәм Джон Вильям Мочлиның ENIAC конструкциясендә булган инде, әмма ул башта соңрак тәмамланыр өчен калдырылган булган. 1945-нче елның 30 июненда ENIAC эшләнгәнче, математик Джон фон Нейман EDVAC турында игъланның беренче караламасы дип аталган кәгазне бастырган. Ул 1949-нчы елның августында тәмамланырга тиеш булган сакланган программалы санакның схемасы булган. EDVAC билгеле сан төрле тип күрсәтмәләр (яки гамәлләр) башкару өчен конструкцияләнгән булган. Бу күрсәтмәләр берләштерелеп EDVAC башкарыр өчен файдалы программалар хасил иткән. EDVAC өчен язылган программалар санакның физик үткәргечләре белән билгеләнмәве, ә югары тизлек санак хәтерендә сакланулары мөһим үзенчәлек булып тора. Бу ENIAC ка караганда отышлырак булган, соңгысында санакны яңа бирем эшләтер өчен шактый вакыт һәм көч таләп иткән. Фон Нейман конструкциясендә исә, EDVAC башкарырга тиеш программа яки программа тәэминаты фәкать хәтернең эчтәлеген үзгәртеп үзгәртелә алган.

Иң элек чыккан үзәк эшкәрткеч җайланмаларның проектлары заказ буенча эшләнгән, ул үзәк эшкәрткеч җайланмалар зуррак, кайвакыт шул типтан бердәнбер санакның өлешләре булып торган. Шулай да, бу үзәк эшкәрткеч җайланмаларны махсус кулланылыш өчен конструкцияләү ысулы күп максатлар өчен ясалган массакүләм җитештерелгән эшкәрткечләр үсешенә юлны биргән. Бу стандартизация дискрет tranzistorлар нигезендәге Зур электрон исәпләү машинасылар һәм минисанаклар чорында башланган һәм микросхемалар (eng. integrated circuit, IC) популярлашу белән тизләнеш алган. Микросхемалар катлаулылана бара торган үзәк эшкәрткеч җайланмаларны нанометрлар чамасы тайпылышлар белән конструкцияләргә һәм җитештерергә мөмкинчелек биргән. Үзәк эшкәрткеч җайланмаларның миниатюризациясе һәм стандартизациясе санлы җайланмаларның хәзерге тормышта куллануны чикләнгән санауга багышланган машиналардан шактый ерак өлкәләрдә дә мөмкин иткән. Хәзерге заман микроэшкәрткечләре автомобилләрдән башлап кесә телефонынарына һәм балалар уенчыкларына кадәр бар.

EDVACны конструкцияләгәнлектән фон Нейман ешрак сакланучы программалы санак конструкциясе белән бәйләнештә искә алынса, аңа кадәр башкалар, мәсәлән, Конрад Цусе охшаш фикерләрне тәкъдим иткәннәр һәм ашырганнар. EDVACка кадәр тәмамланган Harvard Mark Iнең шулай аталган Һарвард архитектурасында шулай ук сакланучы программа конструкциясе кулланылган, монда электрон хәтер түгел, ә перфокарталар кулланылган. Фон Нейман архитектурасы белән Һарвард архитектурасы арасында төп аерма ул соңгысында саклау һәм үзәк эшкәрткеч җайланманың күрсәтмәләрен һәм керү бирелгән мәгълүматларын эшкәртүнең аерылган булуы, ә беренчесендә икесе өчен дә шул ук хәтер урыны кулланыла. Хәзерге үзәк эшкәрткеч җайланмаларның күбесе башлыча фон Нейман конструкциясендә, әмма Һарвард архитектурасы элементлары да гадәттә очрый.

Релелар һәм вакуум көпшәләр (термионик лампалар) ялгагыч элементлар буларак киң кулланылган; файдалы санак меңнәрчә яки ун меңнәрчә ялгагыч элементлар таләп итә. Системаның гомуми тизлеге ялгагычларның тизлегенә бәйле. EDVAC кебек көпшә санакларда эш бозылулар арасында сигез сәгать узуга тенденция булган, шул ук вакытта Harvard Mark I кебек (әкренрәк, ләкин элегрәк чыккан) реле санакларында эш бозылулар бик сирәк булган. Соңыннан, вакуум көпшәләргә нигезендә төзелгән үзәк эшкәрткеч җайланмалар доминант булганнар, чөнки тәкъдим ителгән әһәмияткә алырлык тизлек отышлыклары ышанычлылык проблемаларыннан хәерлерәк булган. Бу элеккеге синхрон үзәк эшкәрткеч җайланмаларның күбесе хәзерге микроэлектрон җайланмаларга караганда түбән такт ешлыгы булган (такт ешлыгы турында бәхәсне түбәнрәк карагыз). Ул вакытта 100 Герцтан алып 4 МГц ка кадәр такт сигнал ешлыклары бик гадәти булган, алар кулланылган ялгагыч җайланмаларның тизлеге белән чикләнгән булган.

Идарә җайланмасы Үзәк эшкәрткеч җайланманың идарә җайланмасында сакланучы программа күрсәтмәләрен үтәү өчен бөтен санак системасы белән идарә итү өчен схемалар бар. Идарә җайланмасы программа күрсәтмәләрен башкармый, ә системаның башка өлешләре белән шуны эшләр өчен идарә итә. Идарә җайланмасы арифметик-мантыйк җайланмасы белән дә, хәтер белән дә аралашырга тиеш.

Дискрет транзисторлар һәм микросхемалар нигезендә үзәк эшкәрткеч җайланмалары

Үзәк эшкәрткеч җайланмаларның катлаулыгы төрле технологияләр кечкенәрәк һәм ышанычлырак электрон җайланмалар куллана башлау белән үскән. Шундый беренче камилләшү транзистор барлыкка килү белән килгән. Транзисторлар нигезендә үзәк эшкәрткеч җайланмалар 1950-нче һәм 1960-ынчы еллар дәвамында вакуум көпшә ләр һәм электрик релелар кебек артык зур, ышанычлыгы зур булмаган һәм сынучан элементлар нигезендә төзелергә тиеш булмаган. Бу камилләшү белән бер яки берничә (ялгыз) дискрет элементлы басылган плата нигезендә катлаулырак һәм ышанычлырак үзәк эшкәрткеч җайланмалары төзелгән.

Бу чор дәвамында, күп транзисторларны компакт урында җитештерү ысулы популярлык казанган. Микросхема (eng. integrated circuit, (IC)) күп сандагы транзисторларга бер ярымүткәргеч нигезендәге микросхема, яки “чип” өстендә эшләнеп чыгарылырга мөмкинчелек биргән. Башта NOR gate (Пирсон угы капкасы) кебек бик гади махсус булмаган санлы схемалар микросхемаларга миниатюрлаштырылган. Бу “төзелеш шакмаклары” – микросхемаларга нигезләнгән үзәк эшкәрткеч җайланмалар “кечкенә масштаблы интетграцияле” җайланмалар "small-scale integration" (SSI) дип атала. Apollo guidance computerда кулланылган кебек кечкенә масштаблы интеграцияле җайланмалар гадәттә аз санлы транзисторлар тәшкил иткән. Кечкенә масштаблы интеграцияле микросхемалардан бөтен үзәк эшкәрткеч җайланмасы төзү меңнәрчә ялгыз чиплар таләп иткән, әмма һаман элегрәк чыккан транзистор конструкцияләренә караганда әзрәк буш урын һәм егәрлек таләп иткән. Микроэлектрон технология алга китү белән микросхемаларда артучы санда транзисторлар урнаштырылган, шулай итеп, тәмамланган үзәк эшкәрткеч җайланма өчен кирәк булган ялгыз микросхемалар санын киметкән. Уртача һәм зур интеграцияле микросхемалар (eng. (medium- and large-scale integration) ICs) транзисторлар санын йөзләргә һәм аннан соң меңнәргә җиткергән.

1964 елда IBM ширкәте System/360 санак архитектурасын тәкъдим иткән, ул санаклар сериясендә кулланылган, алар бер үк программаны төрле тизлек һәм җитештерүчәнлек белән башкара алган. Бу күпчелек электрон санаклар, хәтта бер үк җитештерүче эшләп чыгарган да бер-берсе белән ярашучанлыклы булмаган вакытта әһәмиятле булган. Бу камилләштерүне куллану өчен IBM санагы микропрограмма (еш кына “микрокод” дип аталучы) концепциясен кулланган, бу концепция хәзерге заман үзәк эшкәрткеч җайланмаларында киң кулланыла. System/360 архитектурасы шундый популяр булган ки, хәтта ул электрон хисаплау машиналары базарында төп урын алып торган һәм һаман дәвам иткән хәзерге санакларда, мәсәлән IBM zSeriesта мирас калдырган. Шул ук 1964 елда, Санлы Җиһазлар Корпорациясе (eng. Digital Equipment Corporation (DEC)) фәнни һәм тикшерү базарлары өчен булган башка йогынтысы зур булган санакны, PDP-8не тәкъдим итә. Соңрак DEC бик популяр булган PDP-11 сызыгын тәкъдим иткән, ул башта кечкенә масштаблы интеграцияле микросхемалар (SSI Ics) белән төзелгән булган, әмма соңыннан, бу гамәлгә кергәч, зур интеграцияле микросхемалар белән җиһазландырылган булган. Элегрәк чыккан уртача һәм зур интеграцияле микросхемаларга (eng. SSI and MSI ICs) караганда, PDP-11нең зур интеграцияле микросхемалы җиһазлануында дүрт кенә зур интеграцияле микросхемалы (LSI) үзәк эшкәрткеч җайланмасы булган.

Транзисторларга нигезләнгән санакларның элегрәк чыккан санакларга караганда берничә билгеле отышлы ягы булган. Арткан ышанычлыктан һәм түбәнрәк егәрлек сарыф итүгә өстәп, транзисторлар үзәк эшкәрткеч җайланмаларга көпшәләр һәм релеларга караганда ялгау тизлекләре күбрәк булганлыктан күпкә зуррак тизлекләрдә эшне тәкъдим иткән. Ялгагыч элементларның (ул вакытта алар бөтенесе диярлек транзисторлар булган) арткан ышанычлыгына һәм шактый үскән тизлегенә рәхмәтле, үзәк эшкәрткеч җайланмаларның такт ешлыклары бу дәвердә уннарча мегагерцларга җитә. Моңа өстәп, дискрет транзисторлар һәм микросхемаларга нигезләнгән үзәк эшкәрткеч җайланмалар киң кулланганда, SIMD (Single Instruction Multiple Data) бер күрсәтмә күп бирелгән мәгълүматлы вектор эшкәрткечләре кебек югары җитештерүчәнлекле яңа конструкцияле җайланмалар барлыкка килә. Бу иң элекке тәҗрибә конструкцияләр соңыннан суперсанакларга, мәсәлән, махсус Cray Inc. тарафыннан ясалган суперсанакларга үсеш этәргече булып торган.

Микропроцессорлар (Микроэшкәрткечләр) 1970-енче елларда Федерико Фаггин ясаган фундаменталь уйлап чыгарулар (Silicon Gate MOS интеграцияләнгән микросхемалар, үзлектән тигезләнүче капкалар белән, ул микросхемаларның яңа очраклы мантыйк конструкциясе методологиясе булган) үзәк эшкәрткеч җайланмаларның конструкциясен һәм җиһазландыруын мәңгегә үзгәрткән. 1970-енче елда беренче сатуда булган микроэшкәрткечтән ( Intel 4004), һәм 1974-енче елда беренче киң кулланышта булган микроэшкәрткечтән бирле бу сыйныф үзәк эшкәрткеч җайланмалар тулысынча диярлек башка үзәк эшкәрткеч җайланмалар җиһазландыруларын узып киткән. Ул вакытның зур электрон хисаплау машиналары һәм минисанак җитештерүчеләре иске санак архитектураларын яңарту өчен шәхси интеграль микросхемалар эшләп чыгару программаларын башлаганнар, һәм нәтиҗәдә күрсәтмәләр җыелмалары ярашучан микроэшкәрткечләр җитештереп чыгарганнар, алар үзләренең элегрәк чыккан “тимерләре” һәм программа тәэминатлары белән ярашучан булган. Хәзерге заманда бөтен җирләрдә таралган шәхси санакның килеп чыгуы һәм нәтиҗәдә киң уңышы белән бергә, “үзәк эшкәрткеч җайланма” төшенчәсе хәзерге вакытта гел диярлек микроэшкәрткечләр турында сүз барганда кулланыла. Берничә үзәк эшкәрткеч җайланмасы бер эшкәрткеч чипта җыелырга мөмкин.