Буркацкая Галина Евгеньевна (; 1916—2006) — колхоз хәрәкәте эшмәкәре, УССРның Черкассы өлкәсе Черкассы районының «Украина Радянська» колхозы җитәкчесе. Ике Тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы (1951, 1958).КПСС Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы (1961-1966).

Биографиясе Галина Евгеньевна Буркацкая 1916 елның 4 (17) февралендә Геронимовка авылында (хәзерге УССРның Черкассы өлкәсенең Черкассы районында) туган.

Артём исемендәге Харьков коммунистик университетын (1938), Украин авыл хуҗалыгы академиясен тёмамлый (1956).

1941—1944 елларда — Саратав өлкәсенең Первомайский районы «Урак һәм чүкеч» колхозы колхозчысы. 1944 елда — «Украина Радянська» колхозы колхозчысы.

Г.Е. Буркацкая — икътисад фәннәре кандидаты (1967), ә 1968 елдан — авыл хуҗалыгы академиясенең хезмәт оештыру кафедрасында олуг укытучы (Киев).

1946 елдан КПСС әгъзасы . КПССның XIX—XXII съездлары делегаты. КПССның XXII съездында үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы булып сайлана. 3-6 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.

«Крестьянка» журналының редколлегия әгъзасы була.

2006 елның 13 мартында вафат була

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы: 18.05.1951 — бодайдан югары уңыш тапшыруы өчен, 26.02.1958 — авыл хужалыгын үстерүдәге уңышлары өчен. Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Әләм ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Шулай ук II һәм III дәрәҗә княгиня Ольга орденнары белән бүләкләнә (2001, 2006)Указ Президента Украины от 7 февраля 2001 года № 74/2001 «О награждении орденом княгини Ольги»

Хәтер

Г.Е. Буркацкаяның туган илендә бронза бюсты куелганПро затвердження списку пам’ятників мистецтва, історії та археології Української РСР Галина Евгеньевна турында җырлар иҗат ителгән. Буркацкая турында китаплар язылган: «Як ми икону головне завдання в сільському господарстві». К., 1953; «По пути крутого подъёма хозяйства». М., 1964; «Совершенствование системы ведения хозяйства». К., 1967 2008 елның 10 сентябрендә Геронимовка авылындагы Г.Е. Буркацкая яшәгән йортта мемориаль такта ачыла

Искәрмәләр

Сылтамалар Галина Евгеньевна Буркацкая. «Герои страны» сайты.

Большая советская энциклопедия : [в 30 к.]  / гл. ред. А. М. Прохоров.  — 3-е изд.  — М.  : Советская энциклопедия, 1969-1978. Биография на сайте Стоя Украи БУРАК Галина Евгеньевна(недоступная ссылка)

Төркем:17 февраль көнне туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:13 март көнне вафатлар Төркем:2006 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Киевта вафатлар Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Украинада туганнар