Бу Камал театры актеры турында мәкалә, үзбәк язучысы турында биредән укыгыз

Ибраһим Гафуров, Ибраһим Насыйр улы Гафуров (1910 елның 25 декабре, РИ, Казан губернасы, Казан — 1972 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Камал театры артисты (1937 елдан), лирик-драматик пландагы драма актеры, Татарстан АССР атказанган (1957) һәм халык (1970) артисты. Тамашачы күңелендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә Тукай образын тудыруы белән урын алган.

Тәрҗемәи хәле 1910 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгатьләр техникумының театр бүлеген тәмамлаган (1934). 1934—1937 елларда Казанның Эшче театрында хезмәт иткән. 1937 елда Татар академия театры труппасына чакырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында театр-концерт бригадалары белән Төньяк-Көнбатыш фронтта була.

Иҗаты 1934—1937 елларда агитацион театр булып исәпләнүче Татар эшче театрында уйнаганда импровизацияләү осталыгына, тамашачы белән иркен элемтә урнаштырырга, образ тудырганда сурәтләү чараларын оста файдаланырга өйрәнәД. Ә. Гыймранова. Ибраһим Насыйр улы Гафуров. Онлайн - энциклопедия Tatarica. Башкарган рольләре Төрле характердагы тормышчан образлар иҗат итә торган лирик-драмтик пландагы, романтик төсмерләр чит булмаган артист. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин комедияләрендә уйнаганда актёр төрле пландагы сәләтен, йомшак комизмнан үткен сатирага күчә алу мөмкинлеген күрсәтә.

Тукай — «Тукай» Әхмәт Фәйзи Масленников — «Көннәр һәм төннәр» (Дни и ночи) Константин Симонов Шамакай — «Король Лир» Уильям Шекспир Хәлил — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Хәй — «Кызыл йолдыз» Мирхәйдәр Фәйзи Хөсәен — «Кушнарат» Каюм Насыйри Әхмәди — «Серләр» Абдулла Әхмәт Хәйри — «Тормыш җыры» Мирсәй Әмир Марат — «Таймасовлар» Таҗи Гыйззәт Әсфән — «Изге әманәт» Таҗи Гыйззәт Нургали — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Гәрәй — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт Сәхибгәрәй — «Американ» Кәрим Тинчурин Йосыф — «Йосыф һәм Зөләйха» Кәрим Тинчурин Әптери — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин

Шәкерт — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Хәмит — «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин Нургали — «Таң атканда» Шамил Шаһгали Әпсәләм — «Каюм Насыйри» Мөхәммәт Гали, Хөсәен Уразиков Әхмәт — «Тапкыр егет» Дәрҗия Аппакова Максимов — «Диңгездәгеләр өчен» (За тех, кто в море) Борис Лавренев Эрик — «Ул килде» Дж. Пристли Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Клод Гольдони Гуслин — «Ярлылык гаеп түгел» (Бедность не порок) Александр Островский Дергачев — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Александр Островский Сәхәп — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт Тугыш — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт Хәммәт — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Фәтхулла — «Фәтхулла хәзрәт» Фатих Әмирхан Лотфи — «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Юныс Әминов һ. б.

Тукай образы 1939 елда Камал театры сәхнәсендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә (режиссер Ширияздан Сарымсаков) Тукай образын беренче булып башкара. Халык шагыйренең романтик образын тудыра, аның халык белән табигый бәйләнешен ачып бирә.

Татар халкының Тукай кебек бөек улы образын иҗат итү авыр, шуңа күрә Тукай образы татар милли театр сәнгатенең җитди казанышларыннан санала. Тарихи-биографик жанрга караган спектакль үзәгендәге шагыйрь образын режиссер Ширияздан Сарымсаков һәм башкаручы үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша. Тукай-Гафуров тамашаның һәр күренешендә яңа яклары, холкы-сыйфаты белән ачыла бара. Мәсәлән, Җаектагы типография күренешендә Тукай инде тормышта үз урынын тапкан, үз бәясен белгән, үз-үзенә ышанган туры сүзле көрәшче булса, Казанга килүенең беренче сәгатьләрендә бераз югалып калган, үзенең провинциальлегеннән ояла торган, тартынучан егет итеп бирелә.

Репетициядән соң автор Әхмәт Фәйзи актерга Тукай образына хас булган контраст моментларны биреп җиткермәвен әйтә, Тукайның нечкә күңелле шагыйрь икәнлеген онытмаска киңәш бирә.

Театр тәнкыйтьчеләре И. Гафуров тудырган шагыйрь образын югары бәяли, аның яшьлеген, җитезлеген, гадилеген ассызыклый Гали Арсланов. Тукай энциклопедиясе. Ибраһим Гафуров. «Безнең мирас», 2014 ел, июнь, 73нче бит.

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә катнашып, У. Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге Шамакай (Шут) ролен башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1957 — Татарстан АССР атказанган артисты 1970 — Татарстан АССР халык артисты Хөрмәт Билгесе ордены

Әдәбият Гадел Кутуй. Тукай. «Кызыл Татарстан». 1939 ел, 23 сентябрь. Абдулла Алиш. Безнең Тукай. «Кызыл Татарстан», 1939 ел, 18 сентябрь. Гильдеев К. Тукай. «Красная Татария», 28 сентября 1939 года. Гафуров И. Йөрәгемдә урын алган ул. «Социалистик Татарстан», 1966 ел, 25 июнь.

Искәрмәләр

Сылтамалар

И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Биобиблиографик белешмәлек. К.: ТКН, 1996 ел, 99-100нче бит. ISBN 5-298-00708-2 Гали Арсланов. Тукай энциклопедиясе. Ибраһим Гафуров. «Безнең мирас», 2014 ел, июнь, 73нче бит. Гафуров Ибрагим Насырович. Казанский театральный музей Гафуров Ибрагим Насырович. «Милләттәшләр» порталы Д. Ә. Гыймранова. Ибраһим Насыйр улы Гафуров. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Камал театры артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Габдулла Тукай