Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Казанда урнашкан татар театры.

Тарих

1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оештырыла. Җитәкчесе — актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил (1892-1981). Балалар, яшүсмерләр өчен «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре куела. 1932 елда ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы Балалар Үзәк мәдәният йортында Татар яшь тамашачы театры ачыла. Оештыручысы — Касыйм Шамил, ТАССР халык артисты (1940). Актерлардан Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов һ. б. хезмәт куя. Театр 1934 елда ябыла. 1949 елда Татар яшь тамашачы театры янәдән оеша. Режиссер Кәшифә Тумашева (1903-1977) Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлап кайткан актерларны туплый: Асия Галиева, Дэллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәев, Рауза Әхмәрова, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Гали Хөсәенов, Асия Харисова, Шакир Харисов. Куйган спектакльләре: «Кузый Күрпәч белән Баян сылу» (Габит Мөсрәпов), «Васса Железнова» (Максим Горький), «Болан-Патша» (Карло Гоцци). Бер сезон эшләгәч, 1950 елда театр ябыла. Актерларны Камал театрына күчерәләр. 1987 ел Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе оештырыла. Аңа Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Шуның белән Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы башлана. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 февралендә куела.

Беренче постановкада Нуриәхмәт Сафин,Зәйтүн Яркәев, Әлфинур Хисами, Әлфинур Фатихова, Гасыйман Ширгазин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхипгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнаша. Соңрак аларга Илдус Фәиз кушыла.«Тогда наш директор, долго не думая, лег на пути следования «КАМАЗа»…»

1991 елда студия дәүләт статусын ала, аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем биреләТатарстан Республикасы Министрлар кабинеты Карары, № 464, 04. 11. 91. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмау сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда аңа Казанның Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае — элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. Аны төзекләндергәннән соң, 2002 елда, коллектив үз сәхнәсендә спектакльләр куя башлый. 2012 елның сентябреннән Петербург урамындагы «Победа» кинотеатры бинасына ия булды.

2007 елның 16 февралендә Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме биреләТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51.

Бүләкләре 2018 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Куян Эдвард маҗаралары» (Кейт Ди Камелло әсәре буенча) спектакле өчен. 2020 — «Тантана» премиясе — «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә — «Хикмәт әкиятләре» спектакле өчен "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020. 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― жюриның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясе ― Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, рольләрдә Булат Гатауллин, Альбина Гайзуллина)Театры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024.

Бина 1996 елда театрга Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинатының Мәдәният йорты (элекке Алафузов театры, Эшчеләр театры) бинасын бирәләр. 2012 елда бина «авария хәлендә» дип табыла. 2018 елның апреленнән театр реконструкция уздырылган элекке Җиңү () кинотеатры бинасында (алдарак Офицерлар йорты булган) урнаша. Яңартылган бинаны тантаналы ачуда ТР президенты Р. Н. Миңнеханов катнашаОлег Луговой. Президент Татарстана открыл обновленное здание татарского ТЮЗа в Казани. kazan.kp.ru, 26.04.2018.

Бинада 213 урынга исәпләнгән, классик типтагы 12 х 12 метрлы сәхнәсе булган тамаша залы, икенче катта 120 урынга исәпләнгән, интерактив сәхнәле икенче тамаша залы бар.

Шәхесләр

Җитәкчелек Директорлар Роберт Мортазин (2013 елга кадәр) Мансур Ярмиев (2013—2018) Гүзәл Сәгыйтова (2018—2021)Казанның Кариев исемендәге театрына яңа мөдир билгеләнде. Азатлык радиосы, 01.09.2018 Луиза Янсуар (2021 Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясендә яңа вазифада тәкъдим ителде. Азатлык радиосы, 15.02.2021―2024 Открытое письмо театру_13.04.2024.docx) директор Искәндәр Вәлиев, директор урынбасары Илнур Гайниев (2024 елның 25 августыннан)Рузилә Мөхәммәтова. Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле. Татар-информ, 18.07.2024

Баш режиссерлар Ренат Әюпов

Танылган хезмәткәрләре

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1949 1950 Асия Хәйруллина 1921-07-15 Ясаклы Бураш Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты театр актерытеатр мөгаллиме 2004-11-04 Вячеслав Казанцев 1946-08-20 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры Vyacheslav Kazantsev Александр Калаганов 1947-03-10 Каманича Сарытау театр институты театр актеры Aleksandr Kalaganov 2001-02-22 Фәрдия Сәфәргалиева 1953-03-10 Урта Бирәзә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыКазан дәүләт мәдәният институты укытучырежиссёрсценарист 19982007 2000No/unknown value Рәдиф Сәгъди 1957-07-17 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты язучыдраматургтеатр актеры Әминә Галиева 1976-09-05 Актаныш Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты театр актеры 1997 Лидия Галиева 1978-09-05 Актаныш Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры Диләрә Зиннәтова 1980-12-13 Биектау районы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр Гүзәл Сәгыйтова 1982-03-13 Түбән Зәет Башкорт дәүләт университеты журналисттеатр директорыdeputy mayor Гүзәлия Нәҗипова 1985-11-03 Усаклы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры 2007 Алсу Шакирова 1986-01-23 Казан Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры Alsu Shakirova 2005 Энҗе Яруллина 1986-02-08 Сикертән Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты актёр Endzhe Yarullina Алсу Фәйзуллина 1987-04-29 Яшел Үзән Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты театр актеры Гөлназ Галимуллина 1988-07-07 Балтач районы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр Алсинә Закирова 1992-12-10 Дәүләки Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры Alsina Zakirova Рузанна Хәбибуллина 1994-02-27 Әртә шәһәр бүлгесе Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр Муса Камалов 1994-11-02 Чаллы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеНиколай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе җырчыактёр Альбина Ногманова 1997-07-02 Чаллы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерыбиюче Ләйсән Большова 1998-04-09 Биектау районы Казан дәүләт мәдәният институты театр актерысәнгатькәр

Искәрмәләр

Әдәбият Фәнзилә Мостафина. «Әкият» подвалыннан — Офицерлар йортына: Кариев театрының яңа юлы башланды! «Безнең гәҗит», 2018 ел, 25 апрель, № 17. Гөлгенә Кәримова. Үзебез яшь, тарихыбыз чал. «Татарстан яшьләре», 2018 ел, 5 апрель, № 13.

Сылтамалар

Рәсми сайт Кариевлар яңа бинада. «Бер рус сүзе дә кыстырмаячакбыз». Азатлык радиосы, 29.04.2018

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Татар театрлары Төркем:Казан театрлары Төркем:Кариев театры Төркем:Казанның Санкт-Петербург урамы Төркем:Габдулла Кариев Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары