Горький крае () — 1926—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлеге.

Административ үзәге — Горький (1932 елга кадәр — Түбән Новгород) шәһәре.

Тарих Түбән Новгород крае 1929 елда Түбән Новгород өлкәсен, Мари һәм Вәтәк автономияле өлкәләрен һәм Чуаш АССР-ын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Башта край 2 автономияле өлкәгә һәм 7 бүлгегә бүленгән; алар, үз чиратта, районнарга бүленгәннәр. 1930 елда бүлгеләр юкка чыгарыла, ә районнар край хакимиятенең туры буйсынуга күчерелә.

1932 елның 7 октябрендә Түбән Новгородның Горькийга исемен алмаштыру аркасында Түбән Новгород крае Горький крае исемен ала.

1934 елда Горький краеның төньяк-көнчыгыштагы районнарыннан һәм Свердловск өлкәсенең көнбатыштагы районнардан Киров крае оештырыла; Киров крае составына Удмурт автономияле өлкәсе кертелә.

1936 елда Горький крае Горький өлкәсенә, Мари АССР-ына һәм Чуаш АССР-ына бүленә.

Административ бүленеш 1929—1930 елда административ бүленеше шундый булган:

Чуаш АССР Мари АӨ Вәтәк АӨ Арзамас округы Вятка округы Котельнич округы Мөрәм округы Түбән Новгород округы Нолинск округы Шарья округы

Моны да карагыз Түбән Новгород өлкәсе

Тышкы сылтамалар