thumb|right|250px|Редис, яки төче торма.

Реди́с (яки төче торма) — тормалар төреннән кәбестәлеләр гаиләсеннән беръеллык яки икееллык үсемлек.

Редис яфраклары тәмле һәм файдалы булса да, күпләр аларны ыргыта. Яфракларны томалап пешерергә, окрошкага өстәр­ гә, салат итәргә, щи пешергәндә кулланырга була. Редис яфракларында : витаминнар (бигрәк тә А витамины) һәм микроэлементлар бик күп. Редис яфракларын куллану ялкынсыну һәм салкын тию куркынычын киметә.

Алардагы фитонцидларны натураль антибиотиклар дип әйтергә була. , Эчәклекне чистарту, эч кибүне бетерү өчен ата-бабаларыбыз түбәндәге рецептны кулланганнар. 1 аш кашыгы вакланган чи яфракка 1 стакан кай­ нар су салырга һәм 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә. Төнәтмәне 3 көн дәвамында көненә 3 тапкыр ашап 20 минут узгач эчәргә. Редис яфракларын киптереп • кыш көннәрендә кулланырга ярый, аларның дәвалау сыйфаты шактый дәрәҗәдә сакланып кала.

Искәрмәләр

Төркем:Яшелчәләр Төркем:Тормалар Төркем:Кәбестәлеләр