Кабылкин (Багдад, ) — Пенза өлкәсенең Каменка районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Кикино — «Алтавылның» иң зурысы.
Географиясе Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә, Каменка шәһәреннән 17 км көнбатышта, Синнәр елгасы ярында урнашкан.
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Тарихы 1718 һәм 1747 еллар арасында яңа чукындырылган татарлар авылы буларак нигезләнә (1747 елда, мөгаен, бер генә гаилә булгандыр, 1762 елда анда 5 яңа чукындырылган кеше күрсәтелгән). Баштарак бу авыл хакимиятләр тарафыннан яңа чукындырылган крестьяннарның зур сөрү урыны дип уйланылган, ләкин татарларны чукындыра алмаганга күрә, биредә халык күпләп яшәгән «Алты авыл» татар авылларыннан татарларны буш җирләргә урнаштырырга туры килгән. 1762 елда шул ук Верхнеломовск өязенең Завальный станындагы иң якын татар авылларыннан татар-мөселманнар яши башлаган. Авылда 273 ревизия кешесе исәпләнгән. XVIII гасыр ахырында Синняр елгасының сулъяк ярындагы авылда 1 мәчет була, авыл Пенза губернасының Чембар өязе составына керә. 1783 елда Чембар өязенең генераль манлау планында елганың сулъяк ярында ике рәт булып урнашкан Кобылкин авылында 141 йорт була. 1864 елда — 116 йорт, 3 мәчет саналган. 1911 елда — Чембар өязенең Мочалы волосте авылы, бер крестьян җәмгыяте, 244 йорт, 3 мәчет, 2 татар мәктәбе, 2 су тегермәне, берсе нефть двигателе белән, икенчесе җил белән эәләүче тегермән, 4 тимерче алачыгы, 9 кибет була.
Авылдагы халык, тагын 6 авылны санап, болгар токымлы булып санала. Бу авылларга Кыти иле, Нугай, Мәкъсүт, Кикино, Кабылкин, Телятино керә.
Халкы
Халык саны: 1762 елда — якынча 546, 1782—862, 1864—1213, 1877—1385, 1897—1382, 1911—1774, 1926—1685, 1930—1940, 1959—1684, 1970—1896, 1979—1756, 1989—1527, 1996—1551, 2010 елда 1506 кеше яшәгән.
Милли составы
2002 елгы җанисәп буенча халыкның 99 %ын татарлар алып тора.
Дин XVIII гасыр ахырында авылда мәчет булуы билгеле.
1917 елда авылда мәчетләре саны 3кә җитә, 2 мәдрәсәсе була.
Бүгенге көндә авылда 2 мәчет эшли. Бер тарихи мәчет сакланганКобылкинская мечеть отметит солидный юбилей. 1 яңа мәчет эшли.Онлайн — энциклопедия TataricaСело Кобылкино Каменского района Пензенской области.
Инфрастрктурасы
Авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, клуб, почта элемтәсе бүлекчәсе бар.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Каменка районы торак пунтлары