Дәхтәрни () — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы, География Авыл Труев елгасы буенда, өлкәнең көнчыгыш өлешендә район үзәге Кузнецкидан турыдан көнчыгыш-көньяк-көнчыгышка таба якынча 17 километр ераклыкта урнашкан.
Пенза өлкәсенең Сембер өлкәсе белән кисешкән урынында урнашкан Күзнәй районында бер-берсенә тоташ өч татар авылы бар: Дәхтәрни, Кынады, Ялгаш авыллары.
Халык Дәхтәрнидә 2004 елда 382 йортта 1314 кеше, 2010 елда 1300 яшәгән. Милләтләр Бөтенроссия (2002) нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 1298 кешедән 100 % тәшкил иткән. Тарих Авылны 1572 елда Ялгашлылар нигезләгән. Этимология Дәхтәрнидә дегет чыгарганнар, исеме () шуннан килә. Дин 2009 елда авылда яңа мәчет ачылган. Бөтенроссия авыл Сабан туе
XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 2026 елның 27 июнендә Кузнецк районының Дәхтәрни (Кече Труев) авылында уза Васил Шәйхразыев XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынын карады. Татар-информ, 11.09.2024. Кече Труев авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак җыя. Барлыгы ун милли утар оештырыла. Моннан тыш, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, татар милли ризыкларын дегустацияләү, хәрби һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли мәдәниятләр фестивале, балалар Сабан туе мәйданчыгы эшли, милли көрәш ярышлары, ат чабышлары, шулай ук кул көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү һәм башка традицион халык уеннары үткәрелә Пенза өлкәсендәге Бөтенроссия авыл Сабан туена 70 меңгә якын кунак җыелачак. Татар-информ, 23.06.2026. Мәдәният 2026 елның 30 октябрендә каһарман татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган Пенза өлкәсе Кече Труев авылында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы, 30.10.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары