Тал () — агачсыман үсемлек; Талчалар () гаиләсенең бер ыруы.
Таралуы Таллар - борынгы үсемлекләр. Аларның яфрак эзләре акбур чоры катламнарында очрый.
The Plant List сайты мәгълүматлары буенча, Тал ыругында Төньяк ярымшарның салкынча өлкәләрендә киң таралган, шул исәптән поляр түгәрәк эчендә үсүче 550 төре исәпләнә. Список видов рода Ива по данным сайта The Plant List Ауразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында очрый.
Татарстан территориясендә 18 төре бар, ак тал (S. alba), мурт тал яки ракита (S. fragilis), кәҗә талы яки бредина (S. caprea), очлы яфраклы тал яки верба (S. acutifolia), чыбык тал (S. viminalis) һәм башкалар киң таралган. Таллыклар барлыкка китереп, елга тугайларында һәм башка сулык ярларында, уйсулыкларда, ерымнарда үсәләр.
Ботаник тасвирлама 0,2–25 м биеклектәге агачлар яки куаклар. Яфраклары чиратлашкан, күпчелеге ланцетсыман, түгәрәктән тар кыякка кадәр, каурыйсыман сеңерле. Чәчәкләре берле чәчәк төркеменә — ата һәм ана алкаларга җыйналган, кайбер төрләрдә алар яфрак ярганчы күренә. Җимеше — очкалак озын төкчәле күп орлыклы тартмачык. Апрель–майда чәчәк ата. Җимешләре, чәчәк атып бетергәннән соң, 3–4 атнадан өлгерә. Орлыктан, ботактан, төп үсентеләреннән үрчи. Туфракка талымсыз.
Кулланылыш Кайрысында гликозид һәм дуплау матдәләре бар; аннан ясалган препаратлар эренле шеш һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен, тән кызышканда һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.
Үзагачын — төрле эшләнмәләр, сыгылмалы нәзек чыбыкларын — кәрзин, йорт җиһазлары һәм башка әйберләр ясауда файдаланалар.
Кара тал (S. pentandra), розмарин яфраклы тал (S. rosmarinifolia), кара җиләксыман тал (S. murtilloides) һәм башка яшелләндерүдә файдаланыла.
Очлы яфраклы тал, ак тал, кәҗә талы һәм башка төрләре ерым һәм текә ярларны ныгытуда кулланыла.
Бал бирүче үсемлек.
Лапландия талы (S. lapponum), розмарин яфраклы тал, кара җиләксыман тал ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tal Онлайн - энциклопедия Tatarica Искәрмәләр
Әдәбият U. Reuter, «Die Kultur der Eiche u. W eide etc.» (1875); Coaz, «La culture des osiers» (1879); Schmid, «Die Anpflanzung und Behandlung der Korb— und Bandweiden» (1883); Resch, «Die Kultur der Band— und Flechtweiden» (1884); Schulzen, «Korbweiden-Kultur» (1584); Kràhe, «Lehrbuch der rationellen Korbweidencultur» (1886), Dochnahl, «Die Band — und Flechtweiden» (1887), Brinckmeier, «Anleitung zur Anzucht und Cultur der Korbweiden» (1888); Августинович, «Культура корзиночной ивы» («Лесной Журнал», 1878); Маракуев, «Разведение ивы и ветлы» (1889); Генко, «Тальниковое хозяйство в пойме р. Волги» («Лесной Журнал» 1880 г.) Э. Э. Керн, «Ива, её значение, разведение и употребление» (1890).
Сылтамалар
Ивы (Salix, Willows, Weiden) сайт доктора с.-х. наук, доцента, профессор Брянского государственного университета Афонина А. А. Ива на сайте Энциклопедия декоративных садовых растений
Төркем:Таллар Төркем:Үсемлекләр Төркем:Агачлар Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр