Шегрен-Ларссон синдромы — тире һәм нерв системасын зарарлаучы чир. Тумыштагы ихтиоз, мускуллы спазм, тартышу, акыл үсеше тоткарлану һәм гомернең уртача дәвамлыгы кимүе белән сыйфатлана. Төп метаболизмлы кимчелек май әчелекләренең альдегиддегидрогеназа активлыгы җитмәү белән бәйле. 1. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы. 2. Фотофобия һәм түбән күрү белән билгеләнә. 3. Билгеләре • Макула өлкәсендә ике яклы, ялтыраучы, саргылт-ак кристаллы утырмалар, алар гомернең беренче 2 елында билгеләнә, вакыт белән аларның саны арта. • Макула үзгәрешләре барлыкка килүе, мөгаен, бу синдромның алдынгы һәм үзенчәлекле симптомы санла. 4. Күрү чыгарган потенциаллар нормадан тайпыла.
Искәрмәләр
Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары