Карадениз мәчете, шулай ук «Карадениз» мәчете () — Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена Трасса Р242. Мои дороги, 22.07.2012 салынган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2016 елда төзелә башлаган, 2020 елның сентябрендә төзелеп беткән. 1 октябрьдән гыйбадәт кылу өчен ачык В Татарстане открыта мечеть, построенная на средства Гекдениза Карадениза. Казанский репортер, 1.10.2020. Мәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы Гөкдениз Карадениз төзеткән Гекдениз Карадениз:«Мечеть, строительство которой я оплачиваю, принадлежит не мне». «Советский спорт».

Тарих Мәчетне Казанның «Рубин» футбол командасының 2008—2018 еллардагы уенчысы, Төркия ватандашы Гөкдениз Карадениз 2016 елда төзетә башлаган. Мәчетне төзү өчен кирәкле 60 миллион сумның яртысын Гөкдениз Карадениз, калган яртысын төрек иганәчеләре бирәчәк дип уйланылган.

Мәчетнең рәсми ачылышы әле булмаган (2024), әмма мәчет инде тәүлек буе эшли. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россиягә сәфәре вакытында мәчетне рәсми рәвештә ачсын өчен сөйләшүләр алып барыла Карадениз Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышына көтә. Татар-информ, 13.06.2024 Карадениз: хочу, чтобы Эрдоган официально открыл мечеть в Казани. РИА Новости Спорт, 12.06.2024.

Архитектурасы

Мәчетнең архитектурасы катлаулы, үзенчәлеге — анда татар һәм төрек мәчетләре архитектура стильләре катнашкан. Мәчетнең ике манарасы ике төрле стильдә: берсе – татар, икенчесе – төрек.

Биектау районында 49нчы булган әлеге мәчетнең биеклеге — 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Мәчет берьюлы 250—300 кешене сыйдыра.

Мәчет комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу–юыну, намаз уку урыннары бар, хатын-кызларның юыну бүлмәсе идән астындагы катта (цокольдә). Идән астындагы катта кафе да урнаша. Беренче катта намаз уку залы, ир-атлар өчен юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да каралганБайбулат Дәүләт. «Рубин» уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала. Азатлык радиосы, 30.09.2016

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар Başkonsolos İsmet Erikan Gökdeniz Karadeniz camiyi ziyaret etti. T.C. Kazan Başkonsolosluğu, 30.09.2020 Футболчы Карадениз Татарстанда салдырган мәчет төзелеше тәмамланган. Азатлык радиосы, 1.10.2020

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Биектау районы мәчетләре