Бала́н күле́ - Гөбенә елгасы бассейнында, Кайбыч районының Багай авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан күл.
Су өслегенең мәйданы 5 га. Су күләме 75 мең м³. Озынлыгы 600 м, иң зур киңлеге 75 м, уртача тирәнлеге 1,5 м, иң зур тирәнлеге 3,2 м. Күл казанлыгы ясалма казылган. Формасы ураксыман. Суы гидрокарбонат-хлорид-магнийлы, бик йомшак. Үтә күренмәлелеге 88 см.
Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла. Ял итү урыны.
Чыганаклар Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Төркем:Әлифба буенча күлләр Төркем:Кайбыч районы күлләре