Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Пәрәвез» елы. БМО игълан иткән Халыкара астрономия елы. Татарстанда һәм Россиядә Яшьләр елы.

Вакыйгалар 1 гыйнвар — Словакия еврога күчә. 20 гыйнвар — Барак Обама АКШ президенты вазифасына керешәОбама “җаваплылык чорын” игълан итте. 22 февраль — Лос-Анджелеста 81-нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы үтәОскар ярышында һинд киносы җиңде. 1 апрель — Албания һәм Хорватия НАТО-га кушылдылар. 2 апрель — G-20 Лондон саммитыЛондонда G20 саммиты бара. 16 май — Евровидение 2009 бәйгесендә җиңүне Норвегия вәкиле Александр Рыбак яулыйЕвровидение 2009: "Әкият" җиңде. 12 июнь — Иранда президент сайлауларыИранда президент сайлау. 200px|thumb|right|«Татнет йолдызлары» конкурсының «Туган тел» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урына ала 15 июль — Чечняда журналист Наталья Эстемирова үтерелә. 22 июль — Тулы кояш тотылу күренеше. 24 сентябрь — Россия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев үз карьерада беренче тапкыр БМО-да чыгыш ясады. 28 сентябрь — Һиндстан космик аппараты айда су таба. 3 октябрь — Бөркетләр фильмының премьерасы. 9 октябрь — АКШ президенты Барак Обама Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек булаНобель тынычлык бүләге Барак Обамага тәкъдим ителде. 29 ноябрь — Швейцариядә узган референдум нәтиҗәсендә илдә мәчет манараларын төзү тыелды. 1 декабрь — Лиссабон килешүе үз көченә керә. 28 декабрь — Татар Википедиясендә мәкаләләр саны 5 мең мәкалә чиген узды.

Туулар

17 апрель — Динә Хөснетдинова, спортчы (фигуралы шуу).

Вафатлар right|100px|thumb|Флүн Мусин

2 март — Энҗе Мөэминова, шагыйрә. 6 март — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе. 6 апрель — Мирсәет Яруллин, татар композиторы. 23 апрель — Әдип Маликов, татар шагыйре, прозаик. 27 апрель — Шәех Зәбиров, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе. 12 май — Эрот Зарипов (70), татар рәссамы. 8 июнь — Харис Йосыпов, атаклы көрәшче. 25 июнь — Майкл Джексон, АКШ поп-җырчысы. 1 июль — Людмила Зыкина, рус җырчысы. 28 июль — Зәки Рахмангулов, металлург, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). 29 июль — Гакыйль Сәгыйров, татар шагыйре, рәссам. 11 август — Рәмзи Илялов, татар язучысы, публицист. 16 август — Рафаил Насибуллов, классик көрәш буенча Европа чемпионы, дөнья чемпионатында икенче урын алучы. 20 август — Илбарис Надиров, фольклорчы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 23 сентябрь — Флүн Мусин, татар галиме, әдәбият белгече. 9 ноябрь — Һидаят Солтанов, ТАССР-ның халык артисты, театр актеры. 30 ноябрь — Суфиян Сафуанов (78), татар галиме, әдәби тәнкыйтьче (Уфа). 14 ноябрь — Риф Гайнанов, грек-рим көрәше буенча Халыкара класслы спорт остасы, Русиянең атказанган тренеры. 1985—1992 елларда ССРБ җыелма командасы өлкән тренеры.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыТукай туган көнендә Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды Зиннур Мансуров, шагыйрь. Камил Муллашев, рәссам. «Телсез күке» театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме — язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин. Антон Чехов пьесасы буенча «Вишневый сад» спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен В. И. Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме — Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков.

Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Чарльз Као (КХҖ, АКШ), Уиллард Бойл (АКШ), Джордж Смит (АКШ). Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Венкатраман Рамакришнан (Бөекбритания), Томас Стейц (АКШ), Ада Йонат (Исраил). Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Элизабет Блэкберн (Австралия, АКШ), Кэрол Грейдер (АКШ), Джек Шостак (АКШ). Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Герта Мюллер (Румыния, Алмания). Тынычлык өчен Нобель премиясе — Барак Обама (АКШ).

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар Татар блоггеры — Ел нәтиҗәләре

* Төркем:Еллар