Тау иле керәшен татарлары музее () — Татарстанның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында урнашкан музей. Шәхси акчага төзелгән. Татарстанда тау ягы керәшеннәренең беренче музее Хуҗа Хәсән авылында республика күләмендәге чара. Кайбыч районының ВКонтактедагы рәсми төркеме, 2.10.2020.

Тарихы 2020 елның 2 октябрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында ачылган. Нигезләүче һәм төп иганәче — Хуҗа Хәсән авылында туган, хәзер Казанда яшәүче төбәк тарихчысы, Хуҗә Хәсән авылы тарихына багышланган китап (2018) авторы Вячеслав Данилов. Аңа финанс яктан улы Эмиль Вячеславович Данилов, Кайбыч районы җитәкчелеге булышкан.

Яше һәм сәламәтлеге аркасында Вячеслав Даниловкака хәзер музейны тоту кыенлаша бара. Шуңа күрә үз вакытында ул музейны дәүләткә тапшырырга карар кылган. Объект төзелеп кенә килгәндә, ул вакытта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин идеяне хуплый һәм яңа мәдәният учреждениесенең һичшиксез дәүләт хисабына куелачагына ышандыра. Әмма 2018 елда аны постта Ирада Әюпова алмаштыра, ә Даниловка объектны Кайбыч туган якны өйрәнү музееның бер өлеше итәргә тәкъдим итәләр, тик ул Олы Кайбычтагы учреждение ябылса, бу музей да эшләмәячәк дип каршы чыга. Шуңа күрә музейны ТР Милли музее филиалы итү планлаштырыла. Әмма төрле рәсми затлар һәм оешмалар белән күпсанлы сөйләшүләр әлегә бернигә дә китермәгән. Казаннан махсус комиссия экспонатлар тарихи кыйммәткә ия түгел, Татарстанның якын арада өстәмә музейларга ихтыяҗы юк, дигән нәтиҗә ясала. "Әлеге норматив актлар нигезендә, нормативтан тыш мәдәният учреждениеләрен бюджет акчалары хисабына формалаштыру каралмаган. Моннан тыш, Кайбыч районында болай да ике музей — туган якны өйрәнү музее, шулай ук җырчы Галия Кайбицкая музее булуы күрсәтелгән. Даниловка исә үз экспонатларын Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасы каршындагы Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Моңа җавап итеп «Мин яндырсам яхшырак булыр иде! Үземнең барлык экспонатларымны юк итәчәкмен, әмма Емельянов исемендәге үзәккә тапшырмаячакмын. Безнең алар белән идеологик каршылыкларыбыз бар: алар татарларны көчләп чукындыруның тарихи фактларын кабул итәргә теләмиләр», — дигән Вячеслав Данилов.«Я лучше сожгу!»: 88-летний владелец музея крещеных татар в Кайбицах и его судьба.

Бина Музей ике катлы, кызыл-сары кирпечтән төзелгән махсус бинада ачылган.

Экспонатлар Музейда әлегә экспонатлар күп түгел: авыл тарихы, шәхесләр, Икенче дөнья сугышы тарихы һәм башка бүлекләр буенча экспонатлар урнаштырылган.

Музей ачу тантанасы Музей ачу тантанасында катнашкан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләчәктә әлеге музей җирлегендә «Республиканың керәшен татарлары музее» ясарга тәкъдим иткән. Музей ачылышында шулай ук археолог, Татарстанның туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Бикбулатов, республика газета-журналлары мөхәррирләре катнашкан. Музей ачу тантанасында Хуҗа Хәсән авылында туып, Алабугада яшәүче үзешчән композитор Владимир Мироваев һәм аның кызы, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге «Алабуга нуры» (хәзер «Алабуга») җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Кайбычта "Тау иле керәшен татарлары" музее ачылды. Азатлык радиосы, 2.10.2020 Хуҗа Хәсән авылында республика күләмендәге чара. Кайбыч районының ВКонтактедагы рәсми төркеме, 2.10.2020

Моны да карагыз Тау ягы керәшеннәре Хуҗа Хәсән мәчете

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:2020 елда нигезләнгән музейлар Төркем:Кайбыч районы музейлары Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары