Зур Студенец () — Рязань өлкәсенең Сасово районындагы авылы. Кече Студенец авыл җирлегенә керә.

Авыл Цна елгасының сул як ярында, яр буеннан 4 км да урнашкан. Район мәркәзе Сасово шәһәре һәм Сасово тимер юл станциясе әсфәлт юл буенча төньяктарак 16 км да урнашкан. Авыл җирлеге үзәге Кече Студенец авылы көньяк-көнчыгышта чиктәш булып тора.

Авылда бер урам — Сасово урамы бар. Авылның көньяк-көнбатыш чигендә Ишәй Тавы — Ямбирно әсфәлт юлы үтә.

Халык Зур Студенецта 1981 елда 190 кеше яшәгән. 2010 елда 65 кешенең яшәве билгелеWikimapia. Зур Студенец Рязань өлкәсе авыл торак пунктларының халык исәбе . Милли состав: руслар һәм татарлар.

Тарих Авылда ике татар морзалар фамилияләре торган — Сакаев һәм Биглов (). Татар метрикаларда авылның исеме «Зур Судниҗ» (), «Зур Устуднич» дип язганнар.

1930 елда биредә 50 татар гаиләсе торган. 1930–40 елларда милли татар мәктәбе, аерым татар колхозы эшләгән.

Күренекле кешеләре: Садия Биглова.

Искәрмәләр

Төркем:Сасово районы торак пунктлары Төркем:Рязань өлкәсе татар авыллары