Кедайняй манарасы — Литваның үзәгендә урнашкан Кедайняй шәһәренең үзәк паркы территориясендәге манара. Бу манара Литвадагы ике манараның берсе, икенче манара исә Каунас мәчетендә тора.

Кедайняй манарасы рус генералы Эдуард Тотлебен тарафыннан 1880 елда рус-төрек сугышына һәйкәл буларак корылган.

Манара госманлы архитектура үзенчәлекләренә ия, биеклеге 25 метр, балконы бар. Манара очында ярым ай тора. Әлеге манара Литва архитектура мираслары исәбенә кертелгән.

Манараның көньяк-көнчыгыш диварында төрек телендә язу бар:

Ишек башында Корәннең Әл-Бәкара сурәсеннән өзекләтә гарәпчә язу эленгәнhttp://ru.quran.nu/:

‏مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ بِإِذْنِهِ

man ḏā llaḏī yašfaʿu ʿindahu illā bi iḏnihi

Кем Аның ризалыгыннан башка Аның каршына килер?

Искәрмәләр

Төркем:Манаралар Төркем:Кедайняй биналары