Вельск () — Архангельск өлкәсендә шәһәр, Вельск районының административ үзәге.

Халык саны — 23 885 кеше.

География Шәһәр Вагага, аңа Вель елгасы кушылган урында, Архангельскидан 545 километр көньяктарак урнаша. Төньяк тимер юлының Вельск станциясе. Шәһәр аша М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск) автоюлы бара.

Климат Уртача еллык температура — +2,7 °C Уртача еллык җил тизлеге — 1,5 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 77,7%

Тарих Беренче тапкыр 1137 елда чиркәү ясагы җыю пункты буларак телгә алына. 1397 елда Вель волосте буларак телгә алына.

1462 елдан — Мәскәү кенәзлеге составында. 1550 елдан — Вель посады.

1783 елда Вельск шәһәр статусын ала һәм Вельск өязенең үзәгенә әйләнә.

XIX гасырның 80-еллардан сәяси сөрген урыны буларак таныш.

1929 елдан Вельск районы үзәге булып тора.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/arhangel_obl/veljsk/index.html 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=201 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 1 046~800 1 989 ~3 000 ~3 500 ~3 500 ~6 700 16 938 21 899 24 556 25 967 26 241 23 885

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 96,9%98,2%

Икътисад Вельск — агач эшкәртү һәм урман химиясе сәнәгатьләренең эре үзәге.

Машиналар төзү заводы, икмәк комбинаты, ит комбинаты, сөт комбинаты.

Югары уку йортлары Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Искәрмәләр

Төркем:Архангельск өлкәсе шәһәрләре Төркем:Вельск районы