Y (y) (tat. lat. Y xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында утыз өченче.

"Y" хәрефе кирилл әлифбасының "Й" хәрефенә туры килә. Мәсәлән: йомыш - yomış, йөрәк - yöräk, бармый - barmıy.

Кирил "я" хәрефе татар латин әлифбасында "ya" (каты сүзләрдә), "yä" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: ярым - yarım, кияү - kiäw, яшьлек - yäşlek.

Кирил "ю" хәрефе татар латин әлифбасында "yu" (каты сүзләрдә), "yü" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: юл - yul, юкә - yükä.

Кирил "e" хәрефе сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта латин әлифбасында "yı" (каты сүзләрдә), "ye" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: ел - yıl, буенча - buyınça, егет - yeget.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ , Безнең гәҗит , TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Бүтән телләрдә Y, y бөтен Америка, Австралия, Көнбатыш Европа дәүләте әлифбасында кулланыла.

Искәрмә Яңалиф-1 әлифбасында "Y y" хәрефе кирил имләсенең "Ү ү" авазына туры килә иде.

Кодлар

Стандарт латин клавиатурасына керә.

Моны да карагыз Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны Татар теле Татар әлифбасы Иналиф Й Я Ю Е

Төркем:Латин әлифбасы хәрефләре