Пари́ж ( (пари́)) — Франциянең башкаласы, илнең әһәмиятле икътисади һәм мәдәни үзәге. Ул Франциянең үзәк өлешенең төньягында, Иль-де-Франс төбәкында, Сена елгасы ярында урнашкан. Париж халыкара әһәмияткә ия — монда ЮНЕСКО, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы һәм Халыкара сәүдә палатасының штаб-фатирлары урнашкан.
География Топографика thumb|left|Париж меридианының медальоны Париж урамнарының берсендә Шәһәр Париж бассейны үзәгендә, диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән якынча 65 м биеклектә урнашкан. Парижда яшәү мәхәлләләренең чикләре 35 чакрымга сузылган әйләнмә юл беләнгән чикләнгән. Шәһәрдән көнчыгышта һәм көнбатышта (тиңдәшле рәвештә, әлбәттә) урнашкан Венсен һәм Булон урманнарын да кертеп, Парижның периметры 54, 74 км тәшкил итәDimensions. Géographie de la capitale . // Mairie de Paris, 20.08.2010 . Шәһәрнең мәйданы шул урман-паркларны да кертеп, 105 км², ә аларныкы исәпләмичә, 87 км², шул рәвешле ул Франция коммуналары арасында 113 нчы урында тора.
Шәһәр аркылыгы көнчыгыштан-көнбатышка 18 км, ә төньяктан көньякка 9, 5 километрга җитә.
Парижның иң биек ноктасы (128, 21) – Монмартр районында, 2, rue de Mont Cenis адресында урнашкан йорт коймасы һәм 4, rue de Mont Cenis адреслы бина арасындагы тротуардагы почмакта урнашкан.
Абсолют биеклек минимумы – иң түбән нокта (30, 5 м) 15 нче округта, Leblanc һәм St. Charles урамнары кисешкән урында.
Париж меридианы озак вакыт француз хариталарында нуленче меридиан булып саналган. Аның сызыгы хәзерге көндә урамнарда, тротуарларда һәм биналарда төньяктан көньяк тарафка юнәлгән 12 см диаметрлы 135 бронза билгеләре белән билгеләнгән. Ул билгеләргә 19 гасыр астрономы һәм сәясәтчесе Франсуа Арагоның исеме язылган. Бу меридиан сызыгында Париж обсерваториясе дә урнашканSituation géographique . // Mairie de Paris, 01.07.2010.
Парижның антиподы Тын океан суларында, Яңа Зеландиянең көньяк-көнчыгышында, Антиподлар утравына якын урында урнашкан. Климат thumb|Парижда кыш Парижда метеокүзәтүләр 1873 елдан бирле Монсури паркындагы метеостанциядан тоткарлыксыз үткәреләләр. Париж уртача климат зонасында, ике капма-каршы климат күренешләре – диңгезгә якынлык һәм шул сәбәпле җылы һәм дымлы һава массалары һәм гадәттә төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан салкын континенталь һаваның бәреп керүе - арасында урнашкан. Уртача еллык һава температурасы 12,0 оС, иң салкын ай – гыйнвар (4, 7 оС), иң эссе – июль яки август (20 оС), уртача еллык явым-төшем күләме – 600 мм. Иң яңгырлы ай – май (64, 9 мм), ә иң аз санда явым-төшем февральдә – 43, 7 мм. Күп еллык күзәтүләр буенча, бер елда 111 яңгырлы көн була, 18 көн – яшенле көчле яңгырлар, 11 көн кар ява. Парижның экологик пычрану һәм тыгыз урнашу сәбәпле үзгәргән микроклиматы һава температурасы (регион буенча 2 оС югарырак, аерма хәтта 10 оС җитәргә мөмкин), түбән дымлылык, көндезен яктылыкның азрак, ә төнлә күбрәк булуы белән аерыла. Хакимлек итүче җилнең юнәлеше, Météo-France станциясы күзәтүләре нигезендә төзелгән җилләр чәчәге буенча, көньяк-көнбатыш тарафта
Парижда метеокүзәтүләр тарихында иң эссе көн 1947 елның 28 июлендә, термометр баганасы 40, 4 оС күтәрелгәч булаLe climat . Mairie de Paris, 01.07.2010. Ә иң түбән температура 1879 елның 10 декабрендә теркәлгән – -23, 9 оС.. Бер тәүлектә температураның иң кискен үзгәреше – 1978 елның 31 декабре: температура +12 оС тан -10 оСка кадәр төшә. Иң көчле җил – 169 км/сәг, 1999 елның декабрендә (шулай ук карагыз: :fr:Tempêtes de fin décembre 1999 en Europe)20 minutes, № 1560, 13 февраль 2009 ел, «Les prévisions, bien plus qu’un passe-temps» . Температураның 0 оСтан түбәнрәк төшүе салкын вакыт, дип санала, ә -10 оСтан түбән төшүе – экстремаль чор, бу вакытта шәһәрнең социаль хезмәтләре торыр урыннары булмаган сукбайларга ярдәм итү өчен җибәрелә.A partir de quelle température déclenche-t-on le plan «Grand Froid» à Paris ? . // Mairie de Paris, 30.11.2010.
Гидрография Сена елгасы шәһәрнең барлыкка килүе һәм үсешенә нык тәэсир итә, аның утрауларына Париж урнашкан. Шәһәр эчендә урнашкан утраулар арасында иң кызыклы Сите утравы. Анда антик вакытта ук кешеләр килеп урнаша, шуңа күрә ул Парижның «бишеге» булып санала. Нәкъ менә Сите утравында күпчелек тарихи һәйкәлләр, шул исәптән, Нотр-Дам-де-Пари, Сент-Шапель, Консьержери һ.б. урнашкан.
Гореф-гадәт нигезендә, шәһәрне уң як ярга (сәүдә, шәһәрнең эшлекле өлеше) һәм сул як ярга (мәдәни, шәһәрнең мәгърифәтле өлеше) бүләләр.
Париж эчендә Сенаның озынлыгы – 12, 78 км, ә тирәнлеге 3, 8 метрдан (Насьональ күпере тирәсендә) 5,7 метрга (Мирабо күпере янында) җитә, киңлеге Монтебелло ягында 30 метрдан – Гренель күпере янында 200 метрга җитә. Су биеклегенең иң аз дәрәҗәсе 26, 39 м булган, су биеклегенең тарихи дәрәҗәләре Изге Людовик утравы ярының диварында теркәлгән. Елганың агым тизлеге – 2 км/сәгать, агым егәрлеге – 273 м3/с, уртача температура – 14, 1 0 С.Quelques chiffres…. // Mairie de Paris, 30.10.2006.
thumb|center|900px|Сена. Сәнгатьләр күпере һәм Сите утравына күренеш. Уңда – Франция институты.
Тарих thumb|200px|Лютециянең сызымы
Шәһәргә нигез салыну Шәһәр б.э.к. III гасыр уртасында хәзерге Сите утравы урынында паризийлар кабиләсенең Лютеция дигән кельт бистәсеннән төзелә. Шәһәрнең хәзерге исеме шул кабилә исеменнән килеп чыккан. Лютеция турында беренче тапкыр б.э.к. 53 елда Юлий Цезарьның Галлия белән сугышы турындагы 6-чы китапта искә алына.
Б.э.к. 52 елда римлылар шәһәрне икенче тапкыр камап алырга җыенганда, паризийлар Лютецияга ут төрткәннәр һәм күперләрне җимергәннәр. Римлылар аларга утрауны калдырганнар һәм соңрак алар Сенаның сул ярында яңа шәһәр төзегәннәр. Анда паризийлар термалар, форум һәм амфитеатр күтәрәләр. Шәһәр Рим империясендә әһәмиятле булмый.
Урта гасырлар thumb|200px|Париж сызымы, 1223 ел Римлыларның идарәсе 508 елда, франклар килгәч тәмамлана.
Филипп II Август идарә иткәндә шәһәрнең ныгытылуы көчәйтелә: 1190 елда Сенаның уң ярында шәһәр дивары төзелә, ә 1210 елда – сул ярда. Шушы чорларда ук Парижның көнбатыш кырыйларында Лувр кирмәненә нигез салына.
XI гасырдан алып Париж Европа мәгарифенең, бигрәк тә, дини мәгарифенең төп үзәкләренең берсе. XIII гасырда исә мөгаллимнәр арасында каршылыклар аркасында, сул ярда (хәзерге Латин мәхәлләсе) хәзерге Сорбоннаның «бабалары» булган «бәйсез» көллиятләр оеша.
XIV гасырда шәһәр уң ярдан, хәзерге Зур Бульварлар тирәсендә, тагын бер дивар белән уратып алына. Яңа заман thumb|200px|left|Бастилияне алу Людовик XIV чорында мәлик резиденциясе Версальга күчерелә, ләкин үсә бара торган халык саны һәм ил икътисадында роле Париж Франциянең сәяси үзәге булып калырга мөмкинлек бирә.
1844 елда шәһәр тирәсендә өченче кирмән дивары төзелә, ул шәһәр тирәсендәге әйләнә юл урынында урнашкан. Парижның тирә-якларында 16 фортлы 39 чакрымга сузылган ныгытмалар күтәрелә, бу шул заман өчен иң зур саклагыч корылма була. thumb|200px|Эйфель манарасы 1889 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе өчен төзелә. XIX гасырның икенче яртысында Парижда 21 Бөтендөнья күргәзмәсенең 5е үткәрелә, алар шәһәрнең мәдәни һәм сәяси йогынтысын яхшы чагылдыралар.
Икенче француз империясе җимерелеп, Париж алман гаскәрләре кулына күчкәч, эшчеләр, һөнәрчеләр һәм вак буржуалардан торучы Париж коммунасы җөмһүриятнең вакытлы кадими хөкүмәте төзүгә каршы чыга.
XIX гасырның 90-елларында һәм XX йөзнең башында, «Гүзәл дәвер»дә Франциядә көчле күтәрелеш һәм икътисадый үсеш була.
Икенче бөтендөнья сугышы елларында шәһәр алман вермахты кулында була, оккупация 1944 елның августына кадәр дәвам итә.
1968 елның маенда Парижда гавам тәртипсезлекләре башлана һәм бу нәтиҗәдә француз җәмгыяте, французларның менталитеты нык үзгәрүгә китерә.
Халык Париж халкының үзгәрү динамикасы 1150 50 000 1200 120 000 1328 200 000 1365 275 000 1422 100 000 1500 150 000 1565 294 000 1590 300 000 1637 415 000 1680 515 000 1750 576 000 1789 650 000 1801 547 800 1810 714 600 1851 1 053 000 1872 1 851 7021856 һәм 1861 еллар арасында Парижга тирә-яктагы торак урыннары кушыла, шуңа күрә халык саны кискен арта 1881 2 240 000 1901 2 714 000 1926 2 871 000 1954 2 850 000 1975 2 300 000 1999 2 125 000 2007 2 143 000Des villages Cassini
Париж территориясында Иль-де-Франс төбәгенең 19, 3% халкы һәм Франциянең 3, 6% кешесе яши. Шуңа күрә, Париж Франциянең иң халык тыгыз урнашкан регионы булып санала, анда уртача тыгызлык 20 433 кеше/км². Халык тыгызлыгы округларга бәйле рәвештә, үзгәрә. Иң кечкенә тыгызлык булган округ – Венсен урманы округы территориясен дә кертеп исәпләгәч, 12 нче (8 370 кеше/км²) һәм 1 нче (9 228 кеше/км² ) округлары. Ә иң тыгыз округ 40 000 кеше/км² тыгызлыгы булган 11 нче округ. Демографик мәгълүматлар Антик чорда һәм Урта гасырларда күп санлы сугышлар, эпидемиялар һәм ачлык сәбәпле кешеләрнең саны кискен кими торган булган. Мәсәлән, 1832 елда холера эпидемиясе чорында 20 000 тирәсе кеше һәлак була.
XIX гасырның индустриальләштерүе халык санының артуына китерә. 1921 елда 3 миллионнан артык кеше яшәгән һәм бу сан Париж тарихында бүгенгәчә рекордлы булып санала. Бүгенге көндә Парижда ике миллионнан артык кеше яши.
Шәһәр тирәлекләрендә хәлләр исә киресенчә – 1921 елда анда 4, 85 миллион кеше яшәсә, 2006 елда – 11, 6 миллион.
Күпчелек парижлылар пенсияга чыккач шәһәр тирәлекләренә һәм Францияның көньягына күчеп киткәнгә күрә, Париж шактый «яшь» шәһәр. Монда өйләнмәгән (кияүгә чыкмаган) кешеләр күп (халык санының 51, 5%ы), ә уртача париж гаиләсе 1 88 кешедән тора. Күпчелек париж гаиләләрендә бер бала гына барINSEE : Демографические данные . 2004 елда туулар коэффициенты 14, 8не, ә үлем коэффициенты 6, 6ны тәшкил итә. Шулай итеп, халык санының табигый артуы +8, 1, ә гомуми артуы - +2, 1INSEE: Демографик күрсәткечләр, 2004 . Этник состав Хәзерге вакытта Парижда 310 000 тирәсе чит ил кешесе яши, бу Парижның 14, 5 %ын тәшкил итәINSEE: Доля иностранцев в регионе Иль-де-Франс, 1999 . Аларның тик өчтән бере генә Европа берлегеннән. Иммигрантларның күбесе Португалия, Әл-Җәзаир, Марокко һәм Европа белән Африканың башка дәүләтләреннән. Иммигрантлар left|thumb|18 нче округта Африкалылар мәхәлләсе Франциянең башкаласын күп төрле мәдәниятләрнең очрашу урыны дип атарга мөмкин. Мәсәлән, 1999 елгы җанисәп буенча, Париж халкының 19, 4 %ы чит илләрдә туган. 4,2 %ы 1990-1999 елларда күчеп килгән иммигрантлар, күбесе исә Кытайдан һәм Африкадан килгәннәр. Өстәвенә, парижлыларның 15 %ы – мөселманнар. Беренче тапкыр көчле иммиграция 1820 елда була, ул вакытта Алманиядә башланган авыл хуҗалыгы кризисыннан качып, бик күп алман крәстиәннәре күчеп киләләр. Шул заманнан бирле Парижга киң күләмдә күчеп килләр еш кабатлана, XIX гасырда Үзәк Европадан итальяннар һәм яһүдиләр, 1917 елгы инкыйлабтан соң Россия аристократиясе, ике бөтендөнья сугышы арасында поляклар, соңрак элеккеге француз колонияләреннән – яңа бәйсез дәүләтләрдән этник французлар, 1950-1970 елларда испанлылар, итальяннар, португаллар, Мәгъриб, Көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән чыгучылар һ.б. күченәләр. Иммигрантларның яшәү урыннары гадәттә аларның чыгышларына бәйле. Мәсәлән, Африканың кара тәнле иммигрантлары 18 нче һәм 19 нчы округларында (бигрәк тә, Шато Руж мәхәлләсендә) яшиләр, ә Бельвиль мәхәлләсендә – кытайлылар һәм төньяк Африкадан килүчеләр. 13 нче округ үзенең кытай мәхәлләсе белән данлыклы, ә американлылар аристократик 16 нчы округта яшиләр. Дин Халыкның 80 %ы христианнар, 75 % кеше үзен католикларга кертә, күпчелеге исә – латин гадәтле католиклар, ә кайберләре – әрмән һәм византияле гадәткә иярүчеләр. Барлыгы Парижда 94 католик җәмгыять бар, шулай ук 15 прауаслау чиркәве, 21 синагога (Парижда 220 000 яһүди яши), 2 мәчет (50 000 мөселман, күбесенчә сөнниләр өчен), Гижон урамында Изге Георгий Әрмән Апостол чиркәве бар.
Административ бүленеш thumb|Парижның 20 округы
Paris intra-muros (турыдан-туры: «дивар эчендә») - Парижның үзен, һәм Grand Paris («Зур Париж») – якын-тирәдәге урыннар белән зур шәһәрне аерып әйтәләр. Соңгысы Париж агломерациясы булып тора.