Вакыйгалар 4 гыйнвар — АКШ-ның 45-нче штаты Юта булды. 23 апрель — Нью-Йоркта АКШ тарихында беренче тапкыр киносеанс үтте. 2 июнь — Гульельмо Маркони АКШ-да радионы патентлаштыра. 6 август — Мадагаскар француз колониясе булып игълан ителә. 27 август — Бөекбритания һәм Занзибар арасында тарихта иң кыска сугыш була. Ул 38 минут дәвам итә.

Туулар

15 гыйнвар — Микъдәт Борындыков, дәүләт эшлеклесе, «солтангалиевче». 28 март — Әхмәтзәки Сафиуллин, дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог. 14 июнь — Кәшшаф Мохтаров, ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе, «солтангалиевче». 5 август — Альфред Лепа, дәүләт эшлеклесе, КПСС-ның ТАССР өлкә комитеты беренче сәркатибе. 27 август — Фаина Раневская, актриса. 15 сентябрь — Алексей Антонов, армия генералы. 29 сентябрь — Хәлил Әбҗәлилов, татар артисты. 2 октябрь — Идрис Туктар, татар язучысы. 9 октябрь — Шәһит Ходайбирдин, инкыйлабчы, язучы, ВКП(б) эшлеклесе. 9 ноябрь — Ибраһим Галиев, Татбригада хәрби комиссары. 10 декабрь — Минзакир Әпсәләмов, генерал-майор (1940), хәрби фәннәр докторы. 12 декабрь — Василий Гордов Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр. 14 декабрь — Сирин Батыршин, шагыйрь. 18 декабрь — Муса Йосыпов, сәясәтче, журналист, Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937). 21 декабрь — Константин Рокоссовский, ССРБ һәм Польша гаскәр башлыгы. 29 декабрь — Галимҗан Шәрәф, милләт хадиме.

Вафатлар

24 гыйнвар — Эдвард Турнерелли, инглиз язучысы, рәссам-график һәм төбәк тарихчысы, Казан университетында эшләгән. 16 июль — Эдмон Де Гонкур, француз язучысы. 10 декабрь – Альфред Нобель (Alfred Bernhard Nobel), швед химигы, Нобель премиясе оештыручы.

Төркем:1896 ел Төркем:Еллар