Вакыйгалар 20 май — Казанда беренче тапкыр рәсми төстә сабантуе бәйрәме үткәрелә. 15 июнь — АКШ-да хәзер IBM дип аталган ширкәт нигезләнә. 20 август — Казанда беренче тапкыр велосипедчылар ярышы үткәрелә. 29 сентябрь — Италия Төркиягә сугыш игълан итә. 12 декабрь — Һиндстан башкаласы Калькутта шәһәреннән Делига күчерелде.

Туулар

3 гыйнвар — Зәбихулла Искужин, әдәбиятчы-галим, Шәехзадә Бабич иҗатын беренче өйрәнүче. 15 гыйнвар — Нәҗип Җиһанов, татар совет композиторы. 16 гыйнвар — Александр Бендецкий, балалар язучысы, тәрҗемәче. 6 февраль — Рональд Рейган, АКШ президенты. 20 февраль — Әхмәт Бикчәнтәев, татар архитекторы. 27 март — Вероника Тушнова, рус совет шагыйрәсе. 27 март — Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб. 5 май — Габдулла Бичурин, ТАССР ДИК рәисе. 12 май — Ширияздан Сарымсаков, татар режиссеры. 28 июль — Зәки Хәбибуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1945). 15 август — Мәгъсүм Хөсәенов, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 25 август — Гайнан Әмири, Башкортстан язучысы. 30 август — Ибраһим Сәлахов, татар шагыйре, прозаик. 25 октябрь — Җәлил Киекбаев, филолог-галим. 24 ноябрь — Александр Васильченко, очучы-сынаучы, Советлар Берлеге каһарманы. 26 ноябрь — Яков Ухсай, чуаш халык шагыйре. 4 декабрь — Сибгат Хәким, татар шагыйре. 24 декабрь — Искәндәр Вәлиев, архитектор. 28 декабрь — Габдрахман Әпсәләмов, татар совет язучысы.

Вафатлар

10 апрель — Микалоюс Чюрлёнис, Литва композиторы, рәссамы. 25 май — Василий Ключевский, рус тарихчысы. апрель — Гатаулла Баязитов, җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербург имамы, беренче татар гәзитчесе.

Төркем:1911 ел Төркем:Еллар