Чаны районы () — Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәге — Чаны штб-ы.

География Як Район яки регион Төньяк Венгерово районы Төньяк-көнчыгыш Куйбышев районы Көнчыгыш Бараба районы Көньяк-көнчыгыш Купино районы Көньяк-көнбатыш Чистоозёрное районы Көнбатыш Татарск районы

Районның көньягында Чаны күле — Себернең иң зур күлләреннән берсе урнаша.

Тарих Чаны районы 1925 елда Себер краеның Бараба округы составында оештырыла.

1930 елдан — Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе составында.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php 41 064 38 779 36 014 34 199 29 391 25 522

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 77,9% 78,7% татарлар 11,1% 11,5% алманнар 3,8% 3,3% казакълар 3,2% 3,2%

Милли состав ягыннан Чаны районы Новосибирск өлкәсендәге иң «татар» районы дип санала.

Татарлар районның 6 торак пунктында (Кече Тибес, Тибес, Кошкүл, Белехта, Тармакүл, Аялу) күпчелекне тәшкил итәләр.

Административ бүленеш Чаны шәһәр җирлеге Блюдчанское авыл җирлеге Земляная Заимка авыл җирлеге Красноселье авыл җирлеге Матвеевка авыл җирлеге Новопреображенка авыл җирлеге Озеро-Карачи авыл җирлеге Отреченское авыл җирлеге Погорелка авыл җирлеге Покровка авыл җирлеге Таган авыл җирлеге Тебисское авыл җирлеге Олы Карачи авыл җирлеге Щеглово авыл җирлеге

Шәхесләр Габдерәшит Бигәев (1917, Зур Тибес авылы-2010), галим.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Рәсми сайт Саба – Чаны хезмәттәшлеге

Төркем:Новосибирск өлкәсе районнары *