Ри́га (латыш. Rīga) – Латвиянең башкаласы һәм Балтия илләрендәге иң эре шәһәр. Халык саны 713 270 мең кеше. География Көнбатыш Двина елгасының ике ярында, Рига култыгындагы тамагыннан ерак түгел урнашкан. Климат
Тарих 1201 – Ригага нигез салына. 1282 – Рига, Лүбек һәм Висбю шәһәрләре Ганза сәүдә берлегенә керәләр. 1561 елга кадәр шәһәр белән Рига архиепископлары идарә итә. 1561–1581 – Рига ирекле шәһәр була. 1581–1621 – Речь Посполита заманасы. 1621–1711 – Швеция заманасы. 1711– Төньяк сугыштан соң (1700–1721) Рига Россия империясе составына кертелә (1918 елга кадәр). 1713–1783 – Рига губерниясе үзәге. 1783–1796 – Рига наместничествосы үзәге. 1796–1918 – Лифляндия губерниясе үзәге. 1918–1940 – Латвия Республикасы башкаласы. 1940–1941 – Латвия ССР башкаласы. Бөек Ватан сугышы 25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә. 1 июльне 18-нче алман армиясе Риганы басып алды 1941–1944 – Рейхскомиссариат Остланд башкаласы. 37-нче укчы дивизиясе Риганы азат итүдә катнашкан. 1944–1990 – Латвия ССР башкаласы. 1991 елдан – Латвия башкаласы.
Шәһәрдә туган танылган кешеләр Латышлар Альфред Лепа, ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе (1933-1937).
Урыслар Владимир Алафузов, адмирал.
Татарлар Зөфәр Зәйнуллин (1958), җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, һөнәри хәрби, техник фәннәр докторы. «Чишмә» җәмгыяте рәисе. Зөлфирә Трегулова, Третьяков галереясы (Мәскәү) җитәкчесе (2015).
Дин Рига мәчете / Латвия Ислам мәдәни үзәге
Искәрмәләр
Төркем:Рига