Әзһәр Шакиров, Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Яңа Ташлыяр, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) – күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистыШакиров Әзһәр Шәфикъ улы kamalteatr.ru, ТАССР һәм РСФСР халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1998), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты. Азнакай районының мактаулы гражданы (2012)Шакиров Азгар Шафикович.
Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, Татарстан радиосында әсәрләр укыйТирән мәгънәле беркатлылык tatyash.ru.
Тәрҗемәи хәле Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Яңа Ташлыяр (Буклы) авылында Яңа Ташлыяр ― Чубар Абдул авыл советына караган, 1980-елларда юкка чыккан авылШакиров Әзһәр Шәфигулла улы // Язмышыбыз Азнакай. К., 2014, Б. 412 гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга киләОчар кош иреккә омтыла madanizhomga.ru. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә.
Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чыга. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә кала. Бәйгедә 600 дән артык яшүсмер катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар.
Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанга кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә. Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына.
1990 елларда актер, татар актерларыннан беренче булып, милли хәрәкәтнең алгы рәтләренә баса. Әзһәр Шакиров Ирек мәйданында бүтән шәһәрләрдән килгән 30-40 автобусны каршы ала. Кулына микрофон тотып, халык каршында чыгышлар ясый.
Иҗаты Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль - Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле.
1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә "экранлаштырыла": Ә.Шакиров Ш. Маннурның «Муса Җәлил»ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара.
Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти.
Гаиләсе Шәфигулла Шакиров, актерның атасы, 1886 елда Мөслим районының Иске Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1890 елда авыл яңа җиргә күчерелә һәм Яңа Ташлыяр авылы төзелә. Бервакыт авылда чыккан янгынны сүндергәндә, Шәфигулла абзый салкын тидерә. Гомерлеккә бер үпкәсен югалта. Донбасста шахталарда күмер чапкан, Себердә, Златоуст якларында урман кискән. Улын укытыр өчен җан атып йөргән.
Миңҗиһан апа, актерның анасы, 1896/1897 елда туган. 16 яшендә ятимә буларак хатыны үлеп киткән байга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Башта ире чирдән җан биргән, аннары 1921 елгы ачлыкта 2 үз һәм 5 үги балалары да дөнья куйган. Бу вакыйгалардан соң, аны гаиләле иргә - Шәфигулла абзыйга - икенче хатын булып бирәләр.
Әзһәр Шакировның хатыны - СаҗидәӘзһәр Шакиров: "Гомер буе буйсынырга яратмадым" shahrikazan.ru. Бергә Рөстәм улларын тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм хәрби комиссар булып хезмәт итә, ике баласы бар: Камилә белән Руслан.
Рольләре КаһарманӘсәрАвторРамай«Чаткылар»Т.ГыйззәтРинат «Кайда соң син?»X.ВахитЗөфәр«Соңгы хат»Кариб «Шамил Усманов»А.Гыйләҗев, А.ЯхинАнджело«Чамасына күрә чарасы»У.ШекспирАйдын«Айдын»Җ.ҖаббарлыДятлов «Баһадирлар»Н.ПогодинНадир мәхдүм«Сүнгән йолдызлар»К.ТинчуринТаланов «Ябырылу»Л.ЛеоновГариф«Намус хөкеме»Д.ВәлиевСаматов «Чикләвек төше»Г.АхуновВасилий«Әгәр ташлап китсәң»М.СторожеваБольшов «Агай-эне ак мыек»А.ОстровскийПаратов «Бирнәсез кыз»Наил «Синең урыныңа кайттым»Р.ХәмидДәрвиш «Ай тотылган төндә»М.КәримСаттар«Монда тудык монда үстек»Т.МиңнуллинГайнулла«Дуслар җыелган җирдә»Галимулла«Хушыгыз!»Нурхәмәт «Илгизәр + Вера»Хәсән Акчурин «Без китәбез, сез каласыз»Бостан«Ахырзаман»Ч.АйтматовАксак«Бичура»М.ГыйләҗевФатих бай«Боз астында дулкын»Ә.-Т.РахманкуловТуктамыш хан«Идегәй»Ю.СафиуллинБогатырев«Бер төн»Б.ГорбатовӘлмөхәммәт«Әни килде»Ш.ХөсәеновХәнәви«Күрәзәче»З.ХәкимЗариф«Телсез күке»Мөхәммәт«Яра»А.Гыйләҗев, М.ГыйләҗевСолтан Кадерхөрмәтов«Суган чәчәге»И.Зәйниев......... Китаплары Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3 Халкыбызның кадерле шәхесләре. – Казан: Рухият, 2021. – 288 б.; ISBN 978-5-89706-218-8 Каталог книг Рухият
Хөрмәтләү 2023 елда Татарстан мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән (субсидия буларак 1 млн сум акча бирелгән) Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган «Җылак» фильмы төшерелгән (авторы Алмаз Нургалиев). Фильм артистның туган ягында һәм Казанда төшерелгән.Рузилә Мөхәммәтова. Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты. Татар-информ, 29.01.2023Рузилә Мөхәммәтова. «Җылак»: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелде – нәфис тә кебек, түгел дә кебек. Интертат, 21.08.2023
Бүләкләре 1998 ― Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 2010 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2015 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены 2024 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендәР. Мөхәммәтова. Камал театрының легендар артистларына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024 2025 ― «Дуслык» ордены ― сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өченФәрит Мөхәммәтшин Әзһәр Шакировка «Дуслык» орденын тапшырды. Татар-информ, 24.02.2025 Искәрмәләр
Сылтамалар Камал театры сайты Матбугат.ру сайтында әңгәмә Әзһәр Шакиров «Татарлар» тапшыруында YouTube сайтында “Әйдә халыкка хезмәткә” журналист Эльза Газизова белән әнгәмә «Татарстан» дәүләт телеканалы, 6.09.2022
Чыганаклар Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3
Шулай ук карагыз Татар академия театры Нәҗибә Ихсанова Татарстан радиосы
Төркем:Камал театры актерлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:PСФСР халык артистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Азнакай районының мактаулы гражданнары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Азнакай районының мактаулы гражданнары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр