Германия(), рәсми исеме белән Германия Федератив Җөмһүрияте (, ) — Үзәк һәм Көнбатыш Европада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

Германия — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — ², су өлеше — . Якынча 82 миллион халкы белән Европа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мүнхен, Көлн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүсселдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

Хәзерге Германиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия () исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итәИмпериянең латин телендәге исеме — Sacrum Imperium (`Изге империя') чыганакларда 1157 елда ук телгә алына. Sacrum Romanum Imperium (`Изге Рим империясе') атамасы 1254 елгы чыганакта теркәлгән. Дәүләтнең тулы исеме булган «Алман милләтенең Изге Рим империясе» () 15 нче йөзьеллыкта кулланыла башлый.. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1918—1919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Европада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә.

XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота.

Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Европа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Европа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Европа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, һәм уйлап табучылар туган.

Исеменең этимологиясе Алман атамасы бүгенге Алманиянең көньягына һәм Швейцариянең төньягына туры килүче җирләрдә яшәгән алеман (аламан) кабиләсе исеменә барып тоташа. Алмания дип, я шуңа охшаш рәвештә, ил француз (Allemagne), испан (Alemania), төрек (Almanya), гарәп (ألمانيا) һәм башка телләрдә атала.

Германия сүзе латин телендәге, Юлий Цезарь Рейннан көнчыгыштарак яшәгән халыкларны шулай атаганнан соң кулланылышка кереп киткән Germania сүзеннән килә.

Алман телендә ил Deutschland дип атала. Deutsch сүзе (чагыштырыгыз: Нидерланд халкының инглиз телендәге атамасы dutch белән) иске югары алман телендәге diutisc «халык», «халыкныкы», «халыкка хас» сүзенә барып тоташа («халык» сүзе иске югары алман телендә diot я diota була). Элегрәк әлеге сүз гади халык кулланган алман телен латин теленнән һәм аның дәвамы булган роман телләреннән аеру өчен кулланыла торган була. Diutisc сүзенең тулы этимологик чылбыры исә менә болай: прото-алман теле сүзе *þiudiskaz (латин телендә Theodiscusка әйләнгән) — прото-алман теле сүзе *þeudō — прото-һинд-аурупа теле сүзе *tewtéh₂- («халык» дигән сүз. Тевтоннар сүзе дә бу сүздән килеп чыккан; татар телендә «халык, масса; өем» мәгънәсендә йөргән түдәhttp://garap-farsy.narod.ru/taah.htm () сүзе дә шул ук тамырдан булырга охшыйhttps://en.wiktionary.org/wiki/Reconstruction:Proto-Indo-European/tewtéh₂) (diutisc сүзе өчен) (diot сүзе өчен).

Тарихы

Борынгы тарих

Кеше () ыругының Алманиядә табылган иң борынгы калдыгы — табылу җире буенча Мауэр 1 дип аталып йөртелүче яңак сөяге. Аңа 609 000 ± 40,000 ел. Бу факт кимендә 569 000 ел элек хәзерге Алмания җирендә борынгы кешеләр булганлыгы хакында сөйли. Шёнинген дигән җирдә урнашкан күмер шахталарында 380 000 еллык өч кыска агач сөңге казып чыгарыла. Әлеге өч сөңге — дөньяда табылган иң борынгы, бөтен өлешләре дә булган ау кораллары.. Тәүге тапкыр homo sapiens булмаган кеше сөякләре исә Неандер иңкүлегендә () табыла. Кешенең яңа ачылган бу төренә неандерталь кешесе дип исем бирелә. Неандерталь 1 казылмаларына 40 000 ел икәнлеге мәгълүм.

Шваб альбы исемле тау эчендә, Ульм шәһәре янында урнашкан мәгарәләрдә шул ук чордагы хәзерге заман кешесе (homo sapiens) эзләре дә табылды. Табылдыклар арасында түбәндәге гаҗәеп әйберләр бар: Җир йөзендә табылган иң борынгы музыка коралы — 42-43 мең еллык, кош сөягеннән һәм мамонт тешеннән эшләнгән ике сыбызгы; Җир йөзендә табылган иң борынгы сын — мамонт тешеннән эшләнгән арыслан-кеше сыны һәм Җир йөзендә табылган иң борынгы кеше сыны — 35 мең еллык Холе Фельс Венерасы. Моннан тыш, Саксония-Анһальт җирендә урнашкан Небра шәһәре янында бронза гасырында эшләнгән, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск табылган. Әлеге артифакт ЮНЕСКОның «Дөнья хәтере» программасына кертелгән.

Алман кабиләләре һәм Франк империясе

Б. э. к. 1-меңъеллык азагында Алманиядә урнашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар. Халыкларның Бөек күченеше дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калган.

Алман кабиләләре Скандинавия бронза дәверендә һәм Рим империясенә кадәрге тимер дәверендә формалашкан дип санала. Б. э. к. 1 гасырдан башлап, көньяк Скандинавия һәм төньяк Алманиядән алар көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба киңәеп, Галлиядә яшәүче кельт кабиләләре, һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европада яшәүче иран, балтыйк һәм славян кабиләләре белән бәйләнешкә керәләр. Император Октавиан Август хакимлек иткән чорда, Рим империясе Германияне (римлылар якынча Рейн елгасы белән Урал тавы арасында урнашкан өлкәләрне шулай атый) яулап алу эшенә керешә. Әмма безнең эраның 9 нчы елында, Публий Квинктилий Вар җитәкләгән өч Рим легионы, Тевтобург урманында урын алган бәрелештә херусклар кабиләсе башлыгы Арминий җитәкләгән гаскәргә җиңелә. Безнең эраның 100 нче елына алман кабиләләре хәзерге Алманиянең зур өлешендә — Рейн һәм Дунай елгалары арасындагы өлкәдә — төпләнгән була инде. Бу вакытта язылган мөһим тарихи әсәрләрдән Публий Корнелий Тацитнең Германия әсәрен атамыйча булмый. Рейннан сулдарак, һәм Дунайдан көньяктарак урнашкан җирләр исә — шул исәптән хәзерге Австрия, Баден-Вюрттемберг, көньяк Бавария, көньяк Һессен һәм көнбатыш Рейнландия — Рим империясе составында булалар, төгәлрәк әйткәндә, Норик, Реция, Югары Германия һәм Түбән Германия провинцияләре составында. Алман кабиләләре һәм Рим империясе арасында гасырлар буе дәвам иткән сугыш Рим-Алман сугышлары я, гадичә, Алман сугышлары исеме астында билгелеFulbrook, Mary (1991). A Concise History of Germany. Cambridge University Press. , pp. 9–13..

Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша: алеманнар, франклар, хаттлар, саксоннар, фризлар, сикамбрилар, тюринглар. 260 нчы ел тирәсе алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керә. 375 нче елда вакыйг булган һуннар явыннан соң, һәм 395 нче елдан алып Рим империясе әкренләп таркала башлагач, алман кабиләләре көньяк-көнбатышка ары таба хәрәкәт итә. Шул ук вакытта хәзерге Алмания җирендә берничә зур кабилә оешып, кечерәк кабиләләрне «йота» я алыштыра. Меровинглар династиясе вакытыннан бирле билгеле Аустразия, Нойстрия һәм Аквитания исемле зур өлкәләрне франклар кабиләсе яулап алып, ул җирләрдә Франк корольлеген оештыра. Соңрак Франк корольлеге көнчыгыштарак урнашкан Саксония белән Баварияне дә үз эченә ала. Ул заманнарда хәзерге Алманиянең көнчыгыш өлешенә туры килгән җирләрдә сорб, вәләт һәм абодрит исемле көнбатыш славян кабиләләре яши торган була.

Урта гасырлар. Көнчыгыш Франкия һәм Изге Рим империясе

6 нчы — 8 нче гасырларда бүген Алманиягә караучы җирләрнең зур өлешендә франклар хакимлек итә. 800 нче елда Ватиканда франклар патшасы Карл I'гә император таҗы киертелә һәм шуның белән Каролинг империясенә нигез салына. Каролинг империясе үз эченә хәзерге Франция, Алмания һәм төньяк Италия җирләрен ала. Бераз соңрак Карл I'нең нәсел дәвамчылары арасында хакимият өчен сугыш башлана. Бу сугыш 843 нче елда Верден килешүе белән тәмамлана. Әлеге килешү буенча Карл империясе аның оныклары арасында өч өлешкә бүленәFulbrook 1991, p. 11..

Каролинг империясе таркалгач, аның көнчыгыш өлешендә Изге Рим империясе исемле икенче бер дәүләт барлыкка килә. 9 гасыр буена Алмания тарихы Изге Рим империясе тарихы белән бергә үрелеп бараThe lumping of Germanic people into the generic term 'Germans' has its roots in the Investiture Controversy according to historian Herwig Wolfram, who claimed it was a defensive move made by the papacy to delineate them as outsiders, partly due to the papacy's insecurity and so as to justify counterattacks upon them. See: . Башта Көнчыгыш Франкия исеме астында билгеле булган территория көнбатышта Рейннан алып, көнчыгышта Эльба елгасына кадәр, һәм төньякта Төньяк диңгездән алып, көньякта Альп тауларына кадәр җәелгән була. 919-1024 нче елларда идарә иткән Отто династиясе патшалары (Саксон династиясе дип тә аталалар) берничә зур герцоглыкны бер дәүләткә берләштерә. Әлеге династиягә исем биргән Отто I 962'дә әлеге җирләрнең Изге Рим императоры дип игълан ителә. 996 нчы елда Отто III тарихта беренче тапкыр алман кешесен — ике туганы Григорий V'не Рим папасы итә. Күп тә үтми, яңа билгеләнгән папа Отто III'гә Изге Рим империясе императоры таҗын киертә. Сали династиясе патшалары хакимлек иткән чорда (1024—1125 нче еллар), Изге Рим Империясе төньяк Италия һәм Бургундияне дә үз составына кертүгә ирешә. Әмма соңрак, тарихта «инвеститура өчен көрәш» исеме астында билгеле чиркәү һәм дәүләт башлыклары арасындагы тарткалашулар нәтиҗәсендә, Изге Рим империясе императорлары хакимияттән колак кага.