Бу терминның башка аңлатмалары да бар, Юта (мәгънәләр) битен карагыз. Ю́та (ингл. Utah) – АКШ штаты. Төньяк-көнчыгышта Вайоминг штаты белән, көнчыгышта Колорадо штаты белән, көньякта Аризона штаты, көнбатышта Невада штаты һәм төньякта Айдахо штаты белән чиктәш. Башкаласы һәм иң зур шәһәре Солт-Лейк-Сити. Башка эре шәһәрләр – Огден һәм Прово. Юта табигый төрлелек штаты булып тора һәм ландшафт комлы дюналар белән коры чүлләрдән таулы үзәннәрдә бай нарат урманнарына кадәр үзгәрергә мөмкин.
thumb|300px|Юта штатында монументлар thumb|300px|Милли аркалар паркы, Юта
*