Вакыйгалар 8 июль — патша Сауд Согуд Гарәбстанын нигезли. 7 сентябрь — Испания Милләтләр Лигасыннан чыга. 8 сентябрь — Алмания Милләтләр Лигасына кертелә. 4 декабрь — Казанда Шәкүр Карак бандасы эше буенча мәхкәмә карары чыгарыла.
Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1926 елда туганнар 26 гыйнвар — Рафаил Такташ, рәссам, фән докторы. 2 февраль — Валери Жискар д’Эстен, Франция президенты (1974-1981). 8 февраль — Шәхсәнәм Әсфәндиярова, РСФСР-ның атказанган актрисасы, Тукай премиясе лауреаты (1926-1996). 15 февраль — Габдулла Рәхимкулов, Татарстанның халык артисты. 28 февраль — Светлана Аллилуева, Сталин кызы, ССРБ-дан качкан мөһаҗир. 17 март — Зигфрид Ленц, алман язучысы. 19 март — Нәкый Бикташев, рәссам. 21 март — Рифат Мәүлетов, татар галиме. 8 апрель — Мәрьям Арсланова, 1963-1982 елларда Татарстан радиосында эшләгән диктор. 21 апрель — Елизавета II, Бөекбритания патшабикәсы. 23 апрель — Рөстәм Үтәмишев, РСФСР атказанган уйлап табучысы (1966). 19 июль — Диләрә Тумашева, тел белгече, профессор. 29 июль — Габдулла Шәрәфи, татар шагыйре. 13 август — Фидель Кастро, Куба революционеры. 24 август — Сәфьян Ибраһимов, музыкант, җырлар авторы, Күчмә театрның музыка бүлеге мөдире. 1 сентябрь — Фәния Чанышева, шагыйрә. 25 сентябрь — Әзһәр Габиди, татар шагыйре. 3 октябрь — Саҗидә Сөләйманова, татар шагыйрәсе. 25 октябрь — Галина Вишневская, опера җырчысы, ССРБ халык артисты. 25 ноябрь — Пол Андерсон, АКШ язучысы. 26 ноябрь — Маргарита Назарова, циркта юлбарыслар буйсындыручы, РСФСР халык артисты. 22 декабрь — Рифгать Әбдиев, уйлап табучы, кибернетик, фән докторы, профессор.
Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1926 елда вафатлар 9 март — Фатих Әмирхан, татар язучысы, публицист, сатирик. 17 март — Сәгыйть Рәмиев, татар шагыйре, мөгаллим, публицист. 14 май — Сәлимгәрәй Җантүрин, 1 нче Дәүләт Думасы депутаты, филолог, алпавыт. 1 август — Ян Каспрович, поляк шагыйре, драматург. 25 сентябрь — Фәхри Әсгать, татар язучысы. 7 декабрь — Шәкүр Рәхимов, атаклы ат карагы.
Төркем:1926 ел Төркем:Еллар