Чәк-чәк музее Татарстан Республикасының Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан.

Музей сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (19 гасыр башы архитектура һәйкәле) Казан, Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.

Музейдагы экскурсияләр Идел Болгарыннан бүгенге көнгә кадәр чорларны колачлый, әмма XIX гасыр азагы — XX гасыр башы чорына аерым игътибар бирелә.

Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар тормыш-көнкүреше торгызыла. Казан һәм Казан арты татар йортлары интерьерларының чын фотосурәтләре нигезендә, ул чордагы көнкүреш, кием-салым, хезмәт кораллары үрнәкләрен кулланып торгызыла. Бу музейның үзенчәлеге шундый: барысын да куллар белән тотып карарга һәм гамәлдә сынап карарга була.

Музей составына музей сәүдәсе да керә, анда борынгы рецепт буенча торгызылган чәк-чәк, бавырсак һәм XIX гасырның тагын бер ризыгын татып карарга мөмкин.

Тарих Музей 2014 елның сентябрендә музейны оештыручылар — Дмитрий Полосин һәм Раушания Сөләйманова акчасына ачыла.

Бүләкләр

Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты үткәрә торган «Туризм — XXI гасыр» XIV республика конкурсы. Чәк-чәк музее — «Ел ачышы-2014» номинациясендә җиңүче ; «Ял» номинациясендә Kids-friendly Business Award Казан 2014 премиясе җиңүчесе; «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында 1 урын (2015, 2016, 2017); «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсы Гран-прие (2018); Tour-taste халыкара конкурсында «Ел бренды», «иң яхшы тәэсир өчен», «иң яхшы төргәкләү», «традицияләрне саклау» номинацияләрендә җиңүче; Музей Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты исеменнән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә; Музей җитәкчеләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Рейтинглар һәм популяр тапшырулар музей турында

National Geographic Россия Россиянең гастрономик мирасы белән таныштырган 5 төп урыннан торган «тәмле карта»ны төзегән . Алар арасында Чәк-чәк музеендагы чәк-чәк тә бар. Adme.ru Россиянең иң кызыклы 18 музееннан торган коллекция җыя, Чәк-чәк музее турында алар болай язалар: «Бу гаҗәеп урын, анда сез татар халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белә аласыз, берничә төр чәк-чәк татып карыйсыз һәм татар халкының милли ризыгын әзерләү серен ача аласыз.» «Аргументы и Факты» газетасы версиясе буенча «Казанда күрергә кирәк булан 14 урын» исемлегенә керә. Жанна Бадоева «Орёл и решка» сәяхәтләр турында программа кысаларында Чәк-чәк музеенда чәк-чәк әзерләгән. Вилле Хаапасало, Татарстан турында тапшыруны төшергәндә, музейга нигез салучыларның берсе белән аралашкан.

Искәрмәләр

Төркем:Ашамлык-эчемлек музейлары Төркем:Казан музейлары Төркем:2014 елда нигезләнгән музейлар Төркем:Әлифба буенча музейлар