«Татар телен кертү турында» декрет (яки «Татар телен республика совет учреждениеләренең эш кәгазьләренә кертү турында» Декрет) — Татарстан тарихында телләр турында беренче закон, 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән.
Тарихы Республика совет учреждениеләре эш башкаруына татар телен кертү турында декрет ТАССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) рәисе Б.Мансуров һәм ТАССР инкыйлаб комитеты рәисе, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе С. Сәетгалиев кул куйган.
Җисеме Татар теле "барлык дәүләт учреждениеләрендә" рәсми тел дип игълан ителә. Республикада рус халкының югары процентын исәпкә алып, декрет "татар теле белән беррәттән дәүләт теле һәм рус теле дә бар", дип билгели. Бер үк вакытта дәүләт аппаратын "төпләндерү" — 1920–1930 елларда Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең СССР милли республикаларындагы милли сәясәтенең совет, мәхкәмә, җәмәгать һәм хуҗалык органнарында җаваплы һәм башка хезмәткәрләр вазифаларын төп халыклар вәкилләре биләүдә, шулай ук эш кәгазьләрен рус теле белән беррәттән әлеге халыкларның туган телләрендә алып баруны оештыруда махсус чаралар башкаруны күздә тоткан юнәлеше) буенча эш башланды.Татарика Дәүләт учреждениеләрендә эшләргә татар эшчеләре тәкъдим ителә, дәүләт учреждениеләрендә эш башкару татар теленә тәрҗемә ителә.
Декретка ярашлы Татарстанда татар теле курслары оештыру, элемтә хезмәткәрләрен укыту, 2 нче баскычлы рус мәктәпләрендә һәм эшчеләрне укыту, татар мәктәпләрен ачу, татар театрларын үстерү, суд эшләрен һәм почта-телеграф элемтәсенә кертү күз алдында тотылды. ТАССРның Үзәк башкарма комитеты һәм СНК ның барлык декретлары һәм карарлары рус һәм татар телләренә чыгарылырга тиеш була.Милләттәшләр
Татар дәүләтчелеге формалашу процессының бу зур чарасы, рус халкының һәм Татарстанның төп халкы булган башка милләтләрнең мәнфәгатьләрен үтәп, акрынлап үткәрелә. Тиешле уку йортларында татарлардан кадрлар әзерләнә. Уку буенча эш алып барылды.В поисках национального лица автономии Декрет 1930 нчы елларга кадәр гамәлдә була.
Шулай ук карагыз
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте» турында декрет Гыйльми Үзәк Татар телен гамәлгә ашыру буенча үзәк комиссия Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедия сүзлеге. ТР ФАсенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Казан, 1998 Декрет «О введении татарского языка»
Тышкы сылтамалар
Төркем:Татар теле Төркем:ТАССР Төркем:Татарстан тарихы