Вакыйгалар 21 гыйнвар — Авыргазы колхоз-совхоз татар театры оешма. 30 гыйнвар — Алмания президенты канцлер булып Адольф Гитлерны билгели. 15 март — Гитлер Алманияне Өченче рейх булып игълан итте. 3 апрель — Эверест аша беренче тапкыр очкыч очып уза. 14 октябрь — Алмания Милләтләр Лигасыннан чыгуын игълан итә. 6 ноябрь — Шәледә Республика татар күчмә театры беренче спектаклен күрсәтә. 13 декабрь — «Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше буенча 50 гә якын кеше хөкем ителә.
Туулар
3 гыйнвар — Илдар Юзеев, күренекле татар шагыйре. 8 гыйнвар — Фәрит Габдрәхим, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре. 10 гыйнвар — Госман Гомәр, журналист, язучы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). 26 гыйнвар — Муса Мирзәев, азәрбайҗан композиторы. 12 апрель — Монсеррат Кабалье, опера җырчысы. 22 апрель — Марат Әмирханов, татар язучысы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987). 12 май — Андрей Вознесенский, рус шагыйре, прозаик, рәссам, архитектор. 29 май — Азалия Бадюгина, татар тәрҗемәчесе. 2 июль — Эмиль Җәләлетдинов, татар җырчысы. 7 июль — Юнона Карева, Казан Зур театры актрисасы, педагог. 10 июль — Зәки Зәйнуллин, татар язучысы, галим, җәмәгать эшлеклесе. 10 июль — Равмер Хәбибуллин, КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1987-90). 14 июль — Марс Шабаев, татар шагыйре. 21 август — Кадрия Нурмәмбәт, кырым-татар җырчысы (Румыния). 8 сентябрь — Әзһәр Мөхәммәдиев, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор. 29 сентябрь — Марс Рәфыйков, совет хәрби очучы, ССРБ космонавтларының беренче отряды әгъзасы. 10 декабрь — Марсель Бакиров, татар галиме, фольклорчы, тюрколог. 20 декабрь — Дифгать Сирай, шагыйрь һәм журналист.
Вафатлар
Закир Һади, татар язучысы. Хөсәен Сәетборһан, хәрби ахун, Тверь мәчетенә нигез салучы һәм беренче имамы. 26 гыйнвар — Һади Сәгъди, татар язучысы, укытучы. 5 февраль — Әбүбәкер Диваев, тюрколог, этнограф һәм фольклорчы галим. 17 март — Габдрахман Гомәри, татар дин галиме, мәгърифәтче, журналист. 5 май — Нәҗип Думави, язучы май — Таһир Ильяси, гарәп теле һәм әдәбияты белгече, лексикограф-галим. 16 июнь — Галиәсгар Камал, татар драматургы. 20 июнь — Клара Цеткин, алман коммунисты. 7 июль — Харис Фәйзи-Чистапули, «Әхбар» газетасы нәшире. 21 август — Гыйлемдар Баембәтов, сәясәтче, эсер, журналист, татар телендәге матбугатны оештыручы. 5 ноябрь — Сэн Катаяма (), япон коммунисты.
Төркем:1933 ел Төркем:Еллар