Җунгардагы аю көпшәсе () — аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек.

Тышкы күренешләре Күпъеллык биек үлән үсемлек, 2-2,5 см озынлыктагы һәм 1 см га кадәр юанлыктагы үзара кушылып үскән тәсбихсыман, эре конуссыман бүлбеләрдән торган горизонталь тамырчалы. Сабагы туры утары, 1,3 см га кадәр биеклектә, шәрә яки төкчәле. Яфраклары тирән бармаксымантеленмә, алмаш торышлы, озын саплы һәм яфрак пластикасы түгәрәк-йөрәксыман гомуми формалы. Чәчәк ату чорында сабагының астагы яфраклары корый. Оешма чәчәкләре – бишкә бүленгән шәмәхә касәле эре зимогорф чәчәкләрдән торган өч чук. Өске касә яфракчыгы озын үткен очлы шлем шикелле, дугасыман бөгелгән. Таҗы редукцияләнгән, кыскарган. Җимеше – күп орлыклы өч оялы яфракчы. Июльдә – сентябрьдә чәчәк ата, орлыклары августта - октябрьдә өлгерәСолодухин Е.Д. Урман аптекасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 240 б..

Таралулар һәм кулланышлары Урта Азия һәм Казакстанның көнчыгыш өлешендә биек тау урманнарында таралган. Дару чымалына үсемлекнең тамыр-бүлбеләрен һәм җир өсте өлешләрен файдаланалар. Бүлбеләрендә крахмал, органик кислоталар һәм аконитин, зонгорин, моноацетил-зонгорин алколоидлары бар. Аконитның барлык төрләре дә бик агулы, алколоидларның микъдары үсемлекнең төренә һәм үсү шартларына карап дистәләрчә төрле булырга мөмкин. Аконит акофит һәм эхинор препаратлары составына кергән. Хәзерге вакытта аконит бүлбеләре, агулы булганлыктан, медицинада файдаланылмый. Халык медицинасында аның төнәтмәләрен һәм мазьларын авыртуны басучы дару буларак тәнгә сөрткәннәр. Аконит белән агулану тын алу тукталудан үлемгә китерергә мөмкин. Аконитның тамыр-бүлбеләрен көз көне хәзерлиләр, аларны балчыкларыннан чистарталар, суда чайкыйлар һәм тиз генә киптерәләр. Үләнен чәчәк атканда җыяларСолодухин Е.Д. Урман аптекасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 240 с..

Искәрмәләр

Төркем:Үсемлекләр