Вәлиева Зөмәрәт Таһир кызы (15 март 1923 ел — 29 гыйнвар 1998 ел) — галим-физиолог, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1977).

Биографиясе Зөмәрә Таһир кызы Вәлиева 1923 елның 15 мартында Башкорт АССР-ының Бәләбәй кантоны Кыргыз-Миякә йомышлы татарлар авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Миякә районы) туган.

1944 елда Башкорт дәүләт медицина институтын белем ала. 1948 елдан Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы, шул исәптән 1973—1981 елларда нормаль физиология кафедрасы мөдире. 1987 елдан — Башкортстан медицина профилактикасы үзәгендә (Уфа) эшли.

Фәнни эшчәнлеге Галимнең фәнни хезмәтләре организмның лимфа һәм кан тамырлары иннервациясе тикшерүгә багышланган. Зөмәрә Таһир кызы йөрәк гликозидларның α‑ һәм β‑адренорецепторларның аша лимфа тамырларына тәэсир итүен өйрәнә, күкрәк лимфа көпшәсендә бар‑ һәм хеморецепторларның барлыгын ачыклый. 40‑тан артык фәнни хезмәт авторы.

1998 елның 29 гыйнварында Уфа шәһәрендә вафат була.

Фәнни казанышлары

Медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1977).

Сылтамалар

http://баш.башкирская-энциклопедия.рф/index.php/3481 Төркем:Уфада вафатлар Төркем:29 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:1998 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:15 март көнне туганнар Төркем:Миякә районында туганнар Төркем:1923 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе