Кушаева Рәбига Янгол кызы (кыз фамилиясе Йомагулова, 1901—1937) — хатын-кыз хәрәкәте эшлеклесе.
Биографиясе Рәбига Янгол кызы Кушаева 1901 елда Самар губернасы Николаевск өязе Имәли вулысы (хәзерге Самар өлкәсенең Олы Чернигов районы) Хәсән авылында Янгол Йомаголов гаиләсендә туган.
1916 елда Самар губернасының Бөрҗән (Үтәкәй) авылында укытучы булып эшли.
1917 елда Ырымбурда үткән I Бөтен башкорт корылтаенда (съезды) Самар губернасының Пугачев (Николаевск) өязеннән делегат булып катнаша. Съезда башкорт хатын-кызларына ир-егетләр белән беррәттән ватандашлар һәм сәяси хокуклар бирелү таләбе өчен актив чыгыш ясый, аларны булдыру буенча ун пункттан торган ачык чаралар тәкъдим итә. Аның докладына яраклыВ частности, она в своём докладе потребовала предоставить башкирским женщинам политические и гражданские права наравне с мужчинами. , корылтай резолюциясенә тигез хокуклылык буенча пунктлар кертелә.
Имәли вулысында, Самар шәһәрендә, аннары Ырымбурда халык арасында агарту эшләре алып бара. Ырымбурда Б. В. Мөминованың мәдрәсәсендә белем ала.
1919 елда РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетында хатын-кыз эшләре буенча бүлек начальнигы вазифасында эшли.
1920 елның сентябрендә Стәрлетамак шәһәрендә үткән I Бөтен башкорт эшче-авылдаш хатын-кыз конференциясен оештыручыларның берсе була. 1921 елның ноябрендә башкорт милли киемендә Мәскәүдә Советларның IX Бөтенрусия съездында катнаша, В. И. Ленин менән осраша. Хатын-кызларга багышланган иске татар телендә чыга торган «Азад хатын» гәҗитенең оештыручысы һәм мөхәррире була.
1924 елның ноябрендә Уфада үткән I Бөтен башкорт эшче-авылдаш хатын-кыз съездын, шулай ук 1927 елның октябрендә узгарылган Бөтен башкорт хатын-кызлары корылтаен — Совет әгъзалары съездын оештыруда һәм әзерләүдә катнаша.
1927 елда Шәһит Ходайбирдин исемендәге Уфа балалар йортында эшли.
1929 елдан алып Мәскәүдә яши. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты янында балалар йортлары буенча бүлек инспекторы.
1937 елның җәендә Ярославль тимер юлының Лось платформасында электричка белән кайтып барганда үтерелә.
Гаиләсе
Агасы — Йомаголов Харис Йомагыл улы (1888-1937) — дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре, Башкорт милли хәрәкәте лидеры, Башревком рәисе(1919-1920). Ир — Кушаев Хафиз Кушай улы (1888-1937) — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, БашЦИК рәисе(1922-1929). 1922 елдан никахтаСулейманова Р. Мать нации или слово о Рабиге Кушаевой. //«Киске Өфө», 2011. № 46. С. 7.. Балалары: Миңсылу, 1923 елда дифтериядан вафат була. Таңсылу (Динә), РСФСР-ның атказанган артисты, Пермь опера театры солисты. Ирек, ата-аналары һәлак булганнан соң, 5 яшендә балалар йортына тапшырыла. Аның киләсе язмышы билгесез.
Хәтер
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстан юлдаш телевидениесе 2017 елның 22 апрелендәге тапшыруы Рәбига һәм Хафиз Кушаевлар багышланаТелеканал БСТ расскажет о первых деятелях автономного Башкортостана Хафизе и Рабиге Кушаевых. [./Башинформ ], 2017, 21 апрель.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сулейманова Р. Н. Неуловимый борец за равноправие башкирских женщин //Гербы в ХХ столетии. Исторические портреты. Уфа, 2006. Вып.1. Шәкүр Рәшит. Мактаулы башкортлар. Фәнни-биографик очерклар. Тулыландырылган 2-се басмасы. — Уфа: Китап, 2005. — 376 бит.
Сылтамалар
Сулейманова Р. Н. Ҡушаева Рабиға Йәнғол ҡыҙы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Төркем:Самар өлкәсендә туганнар Төркем:Русиянең феминизм эшлеклеләре Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре Төркем:Мәскәү өлкәсендә вафатлар Төркем:1937 елда вафатлар Төркем:Самар губернасында туганнар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр