Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, , , , дарг. Дагъистанес Республика, , , ) — эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. Башкаласы — Махачкала шәһәре.
Көньякта Азәрбайҗан белән, көньяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чечня белән, төньякта Калмыкия белән һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь крае белән чиктәш.
Җәгърафия. Табигать thumb|left|295px|Дагстанда ау күле Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.
Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.
Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.
Халык
Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятнең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.
Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.
Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.
Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чечнянан соң Рәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13. Халык 2002 елда саны, мең кеше 2010 елда саны, мең кеше Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. Аварлар758,4 (29,4 %)850,01 (29,4 %)Даргиләр 425,5 (16,5 %) 590,38 (17,0 %)Комыклар 365,8 (14,2 %)431,74 (14,9 %)Ләзгиләр 336,7 (13,1 %) 385,24 (13,3 %)Лаклар 139,7 (5,4 %) 161,28 (5,6 %)Әзериләр 111,7 (4,3 %) 130,9 (4,5 %)Табасараннар 110,2 (4,3 %) 118,9 (4,1 %)Руслар 120,9 (4,7 %) 104,02 (3,6 %)Чеченнар 87,9 (3,4 %) 93,7 (3,2 %)Нугайлар 36,2 (1,4 %) 40,4 (1,4 %)Агуллар 23,3 (0,9 %) 28,1 (1 %)Рутуллар 24,3 (0,9 %) 27,8 (1 %)Цахурлар 8,2 9,8Әрмәннәр 5,7 5,0Татарлар 4,7 3,7Яһүдләр 1,5 1,7Украиннар 2,9 1,5Тау яһүдләре 1,1 0,2 Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән
Дагстанда туган танылган шәхесләр Иван Әлиев (1892, Тимер-Хан-Шура — 1964, Волгоград), генерал-майор (1943). Бикә Колынчакова (1946), нугай язучысы, «Байтирәк» альманахының редакторы. Дагстанның халык язучысы (1994). Рәсүл Хәмзәтов — мәшһүр авар совет шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Россия Федерациясе республикалары