Тукаев Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы (14 гыйнвар 1862 ел — 1932 ел) — татар иҗтимагый эшлеклесеА. Хабутдинов. Бухарское образовательное влияние на татарскую элиту в XVIII—XIX вв., ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасыЧлены государственной думы (портреты и биографии) Второй созыв 1907—1912 г. Бойович М. М. Издание т-ва Сытина Москва 1907Государственная дума III созыв- 3-я сессия. Справочник. Составлен приставской частью Государственной Думы. С.-Петербург. Государственная типография. 1910.
Тормыш юлы Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы Тукаев Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Калкаш вулысы (хәзер Башкортстан Республикасы ) Эстәрлебаш авылында туа. Тукаевлар нәселеннән, ишаннар, имамнар һәм мөдәррисләр династиясе заты. Ыругка нигез салучы дип Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине ас-Слаучи санала (1772-1844)А. Хабутдинов. Бухарское образовательное влияние на татарскую элиту в XVIII—XIX вв..
Дини белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Ырынбур татар укытучылар мәктәбендә укый, әмма аны тәмамламый[Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы).Казан: 2005. Б. 192]. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Җир биләүче (360 дисәтинә.)Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685..
Эстәрлетамак өязенең земство җыелышы гласные (1887-1890), Уфа губерна статистика комитеты әгъзасы (1898-1901) һәм Уфа губернасы музей комитеты әгъзасы итеп сайлана.
1892 һәм 1897 елларда азык-төлек буенча попечитель итеп билгеләнә.
1899 елда «Тарихы Эстәрлебаш» дигән хезмәте басылып чыгаТукаев М. Ш. Тарихы Эстәрлебаш. Казан, 1899. Бу китап туган төбәкне өйрәнү буенча татар телендә чыккан беренче хезмәт булып тораТатарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685..
"Иттифак әл-мөслимин" партиясе әгъзасы. Мөселманнарның 2 нче Бөтенроссия съездында катнаша (1906 ел, С.-Петербург). Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче (1907) һәм 3 нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт Думалары депутаты итеп сайланаУсал М.-Ф. Беренче, Икенче вә Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кыйлган эшләре. Казан: И.Н.Харитонов, 1909. Б. 137-138.. Мөселманнар фракциясе әгъзасы. 2 нче Думада вөҗдан иреге комиссиясе, 3 нче Думада җир, крестьян йөкләмәләре, дин эшләре буенча комиссияләр эшләрендә катнаша. Дәүләт Думасының дин комиссиясе эшчәнлеген яктырткан китап авторыИкенче вә Өченче Государственный Думада дин комиссиясенең отчеты. Оренбург: Кәримов, 1912..
1914 елның июнендә С.-Петербургта үткән Бөтенроссия мөселманнары съезды делегатыТатарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685..
Гомеренең соңгы елларында Оренбург шәһәрендә яшиТатар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы).Казан: 2005. Б. 192..
Искәрмәләр
Сылтамалар
Борисович М. М. Дәүләт Думасы депутатлары (Портретлар һәм биографияләр). Икенче чакырылыш. М, 1907. С. 368. 3-нче чакырылыш Дәүләт Думасы: портретлар, биографияләр, автографлар. — Санкт-Петербург: издание Н. Н. Ольшанская, 1910. Табл. 41. Усал М.-Ф. Беренче, Икенче вә Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кыйлган эшләре. Казан: И.Н.Харитонов, 1909. Б. 137-138 Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы).Казан: 2005. Б. 192. ISBN 5-93091-075-8. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685. ISBN 978-5-902375-07-4 Тукаев М. Ш.'' Тарихы Эстәрлебаш. Казан, 1899. - 19 б. Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Ырынбурда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1932 елда вафатлар Төркем:Эстәрлебаш районында туганнар Төркем:Уфа губернасында туганнар Төркем:1962 елда туганнар Төркем:14 гыйнварда туганнар