Чыпчык, чык — татар халык уены, йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итүче уен.
Уйнау тәртибе Уенда күпме күбрәк бала катнаша, шулкадәр күңеллерәк булачак. Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык, исемең кем?» — ди. Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм: «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык, чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай алга таба озак вакыт дәвам итә.
Чыганаклар Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Тышкы сылтамалар Татар теле укытучысы Абишева Алена. Татар халык уеннары. Татар халык уеннары Тазбаш. Татар халык уеннары
Төркем:Татар уеннары