Илүсә Нәбиуллина, Илүсә Салих (Салихҗан) кызы Нәбиуллина (кыз фамилиясе Хәлиуллина, 1958 елның 27 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек) ― язучы, журналист, укытучы, Татарстанның журналистлар (1990) һәм язучылар (2010) берлекләре әгъзасы. 2010―2014 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре. Рафаил Төхфәтуллин (2001, 2004) һәм Саҗидә Сөләйманова (2010) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 27 мартында Мөслим районы Баек авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Салихҗан Хәлиулла улы Хәлиуллин (1916―1989) Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, сугыштан соң күмәк хуҗалык рәисе, бригадир булып эшләгән. Әнисе Һәдия Кашшаф кызы Хәлиуллина (кыз фамилиясе Ганиева, аңа кызы Илүсә «Җанкаем» исемле китабын багышлаган). Туганнары: Гарифҗан (1940), Закирҗан (1945), Наил (1948), Илһамия (Гәрәева, 1951), Зиннур (1953), Гүзәлия (Гатауллина, 1955).
Туган авылында урта мәктәп, Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлеген (515нче төркем) «Милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1980). Остазлары: Т. Н. Галиуллин, Н. Х. Лаисов, Л. Ш. Арсланов, Р. Г. Салихов, А. М. Кәримова, С. Г. Исмәгыйлева, Ә. М. Шәрипов, Р. С. Абдуллина, Д. С. Ягъфәрова һ. б. Соңгы курста укыганда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган Мамадыш районы егете Камил Нәбиуллинга кияүгә чыга. Ире Мәскәүдә Олимпиадада сак хезмәтендә катнашу сәбәпле, гаиләсе белән юллама бирелгән Әлмәт шәһәренә сентябрь ае урталарында гына күчеп килә. Балалар бакчасына эшкә урнашырга туры килә. 17нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1990 елда шәһәрдә «Әлмәт таңнары» исемле татарча газета чыга башлагач, газета хезмәткәре (Баекта 5-6нчы сыйныфларда Илүсәне татар теленнән укыткан) Асия Минһаҗева чакыруы буенча редакциягә эшкә килә. 1990―2004 елларда «Әлмәт таңнары» хәбәрчесе булып эшли, бер үк вакытта «Татар радиосы» белән хезмәттәшлек итә. 2004 елдан Әлмәт татар гимназиясендә (Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия) өстәмә белем бирү педагогы сыйфатында, талантлы балалаларны журналистика серләренә өйрәтә, гимназиядә балалар белән «Офык» газетасы чыгара. 2010―2014 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретареИлүсә Нәбиуллина. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты.
Иҗаты Илүсә Нәбиуллина ― Әлмәт төбәгенең иҗади актив прозаикларының берсе. Аның беренче мәкаләләре, шигырьләре мәктәптә уку елларында Мөслим район газетасында («Авыл утлары») басылган. Соңрак каләмен төрле жанрларда сынап карый, юмористик хикәяләре, лирик этюдлары, авыл хезмәтчәннәре, мәдәният эшлеклеләре турында язылган мәкалә шәлкемнәре, очерклары «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында дөнья күрә. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, мәзәкләр, җырлар (мәсәлән, «Тылсымлы сүзләр»И. Нәбиуллина. «Тылсымлы сүзләр». Җырлар.ру, Мөхтәр Минһаҗев көе) яза. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе буларак, оешманың 50 еллыгына «Илһам чишмәләре» () җыентыгын төзи (2013). Җыентыкка нефть төбәгендә (ун районда) иҗат итүче 200 каләм иясенең биографиясе һәм сайланма әсәрләре кертелгәнЛинар Закиров. «Безгә гонорар акчасына фатир сатып алу турында хыялланасы да юк». «Шәһри Казан», 26.03.2018.
Китаплары 2004 – «Миләш тәме» (повесть, юлъязмалар һәм шаян хикәяләр; сугыштан соңгы еллардагы авыл кешеләренең язмышын чагылдырган повесть. Китапка тагын «Премия», «Кичке шәһәр», «Уртак мәхәббәт» кебек хикәяләр кергән). К.: «Идел-Пресс», 2004, 142 бит. ISBN 5-84247-066-X 2006 – «Җанкаем» (повестьлар, хикәяләр; «Миләш тәме», «Ике гомер» повестьлары, «Күршеләрем», «Сагынмаган кая ул», «Үлән ашы» хикәяләре кергән). К.: «Сүз», 2006, 191 бит. ISBN 5-98356-020-4 2007 – «Кояш бүләк итәм» (балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр). 2010 – «Бәхет утравы» (балалар өчен әкиятләр, нәни хикәяләр) 2013 – «Мин бит сине яратам» (балалар өчен) 2014 – «Сыңар канат» (зурлар өчен) 2017 – «Батыр керпе» (балалар өчен) 2016 – «Дуслар кирәк гомер итәргә» (ТР атказанган урманчысы Габделбарый Галим улы Гыйльманов турында) 2016 – «Егерме дүртнең берсе» (Мөслим районы «Урал» колхозы рәисе М. Гаттаров турында) 2017 – «Икәү бергә генә бәхетле без» (укытучылар Мәдинә һәм Сәгадәт Минабетдиновлар турында) 2019 ― «Буй-буй тормыш» (мәзәк хәлләр, мәзәкләр). К: «Яз» нәшрияты, 2019, 207 бит. ISBN 978-5-9905690-9-6
Шәхси тормышы Ире ― Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган Мамадыш районы егете Камил Нәбиуллин (33 яшендә вафат)Зөлхәбирә Әхмәтшина. Һәр тукталыш бәхетде булсын. Әдипләр (Әхмәт Дусайлы) порталы; 1980 елда өйләнешкәннәр; кызлары Лилия, Әлмәт политехник техникумында юрист; уллары Ленар, энергетик. Оныклары: Наилә, Назилә, Нурия.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 – Рафаил Төхфәтуллин премиясе 2010 – Саҗидә Сөләйманова премиясе Искәрмәләр
Әдәбият Клара Булатова. Бүләккә лаек син. Әлмәт таңнары, 17.01.2002 Мингәрәев И. Иҗат кешеләре кош кебек. «Хәзинә», 27.11.2003 Илүсә Салих кызы Нәбиуллина. // Ш. Җиһангирова. Бакый бул, Баек. К.: «Җиһангир» нәшрияты, 2016, 199-203, 444-459 нчы битләр.
Сылтамалар Г. Валеева-Сулейманова. Набиуллина Илуса Салиховна. Альметьевская энциклопедия Илүсә Нәбиуллина. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты Илүсә Нәбиуллина. ТР Язучылар берлеге И. Нәбиуллина. Әлмәт язучылар оешмасы: кичә, бүген, иртәгә. «Әлмәт таңнары», 15.03.2013
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Балалар язучылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Укытучылар Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары