Наил Ренад улы Үмәров (2000 елның 27 июне, Сызран, Самара өлкәсе, Россия) — Русия футболчысы, Мәскәүнең «Спартак» командасының һәм Россиянең яшьләр җыелма командасының ярымсакчысы.

Тормыш юлы Наил Үмәров 2000 елның 27 июнендә Самара өлкәсенең Сызран шәһәрендә туа. Милләте буенча татар «Бизнес Online».

Клуб составында 5 яшендә «Сызрань-2003» балалар командасында футбол белән шөгыльләнә башлый, беренче тренеры — Виталий Захарович Вечкин. 2009 елдан башлап Тольяттида Юрий Коноплёв исемендәге футбол академиясендә укый, 2011 елдан — «Чертаново» академиясендә (Мәскәү)Воспитанник сызранской школы футбола намерен стать лучшим в московском «Спартаке». 2017 елның 3 августында «Чертаново» өчен ПФЛ беренчелегендә «Динамо-2»га (Санкт-Петербург) каршы уйныйЧертаново — Динамо-2 СПб (2:0). Первенство ПФЛ 2017-18. Зона Запад. Протокол матча, Sportbox.ru (3 августа 2017). 2017/18 сезонда ПФЛ беренчелегендә 18 уен уйный һәм командага Милли футбол лигасына чыгарга ярдәм итә. 2018/2019 елгы ФНЛ беренчелегенең көзге өлешендә 20 уен уйный һәм 2 гол кертә.

2019 елның 4 гыйнварында, көндәше Максим Глушенков белән бергә, Мәскәүнең «Спартак» командасына күчәОфициально: Умяров и Глушенков стали игроками «Спартака», Sportbox.ru (4 января 2019). 2019 елның 11 мартында ФНЛ беренчелеге матчында «Спартак-2» фарм-клубы өчен уен башыннан Петербургның «Зенит-2» командасына каршы уйный (1:1)Спартак-2 VS. Зенит-2 — ФНЛ, 1fnl.ru (11 марта 2019). 2019 елның 17 мартында «Спартак»ның төп составы өчен РПЛ матчында «Зенит»ка каршы уйный (1:1), Денис Глушаков урынына 85 нче минутта алмашка чыгаСпартак — Зенит (1:1). Премьер-Лига 2018-19. Протокол матча, Sportbox.ru (17 марта 2019).

2019 елның 3 декабрендә Наил Үмәров «Беренче адым» призына тавыш бирүдә җиңүче була һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия Премьер-лигасының иң яхшы дебютанты дип таныла.

Җыелма команда составында 2017 елдан башлап 17 яшькә кадәр һәм 18 яшькә кадәр Русиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясыйНаиль Ренадович Умяров, Российский Футбольный Союз; Россия җыелма командасының капитаны була (19 яшькә кадәр)Семак, Зобнин и Денисов в одном лице для «Спартака», Спорт день за днём (1 декабря 2018).

2019 елның августында беренче тапкыр 2021 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчларына Русия яшьләр җыелма командасына чакырылаУмяров вызван в молодёжную сборную , Spartak.com (28 августа 2019). 2019 елның 6 сентябрендә Сербия җыелма командасына каршы уенда дебют ясый (1:0)Россия (U-21) — Сербия (U-21) (1:0). Чемпионат Европы 2021 (U-21). Отборочный турнир. Протокол матча, Sportbox.ru (6 сентября 2019). 2019 елның 15 ноябрендә Латвия яшьләр җыелма командасына каршы Европа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Россия яшьләр җыелма командасы өчен беренче туп кертә (2:0). 2021 елның мартында 2021 елгы Европа яшьләр чемпионатында катнаша, анда Исландия (4:1), Франция (0:2) һәм Дания (0:3) яшьләр җыелма командалары белән төркем этабының барлык өч уенында да уйный.

Казанышлар

Команда «Чертаново»

ПФЛ Беренчелеге җиңүчесе: 2017/18 («Көнбатыш» зона)

Шәхси

Россия премьер-лигасының иң яхшы дебютанты: 2019 (милли приз «Беренче адым»)

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Спартак» ФК (Мәскәү) сайтында бите Россия Футбол Союзы (РФС) сайтында бите

Төркем:Русия футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2000 елда туганнар Төркем:27 июнь көнне туганнар