Элени Цалигопулу (; 11 апрель 1963 ел) — Греция җырчысы, 30 еллык карьерасы дәвамында Грециянең бик популяр артистларының берсе була.

Биографиясе Элени Цалигопулу 1963 елның 11 апрелендә Үзәк Македониянең Науса шәһәрендә туган.

Вокал курсы үтеп, 1985 елда беренче тапкыр Салоникта чыгыш ясый, ә соңрак композиторы Джордж Зикас белән таныша, аннары аның җырлары белән беренче альбомын чыгара.

1986 елдан билгеле грек композиторларының (алар арасында — Стаматис Спанудакис, Манос Хадзидакис һәм башкалар) җырлары белән чыгыш ясый, Грециядан тыш Европа һәм Америка илләре буйлап гастрольдә йөри. Шул чакта җырчы Йоргос Даларас белән таныша һәм аның белән бергә чыгыш ясый башлый.

Еш кына Афинада концерт куя, карьерасының беренче елларында тавышын һәм җырлау стилен еш кына икенче билгеле грек җырчысы Элефтерия Арванитакиның тавышы һәм стиленә ошатсалар, тиздән ул үз стиле белән дан ала.

Киләсе дистә еллыкта 10 га якын альбом чыгарып, грек музыкаль башкаручыларының югары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1998-1999 елларда вокалчы Мелина Кана, соңрак җырчы Димитрис Басис, «Mode Plagal» һәм «Mikro» төркемнәре белән бергә гастрольләрдә йөри.

2000 еллар трендларына адаптацияләнә һәм XXI гасыр башыннан Никос Портокалоглу, Джон Коцирас һәм шулай ук Йоргос Андреу белән хезмәттәшлек итә.

Шәхси тормышы 1981 елда аның улы туган, аңа Аргирис () дигән исем кушканнар.

2008 елгы интервьюсында якынча 15 еллап грек композиторы, моңлы һәм музыкаль продюсер Йоргос Андреуда () кияүдә булуы турында белдерә, әммә алар соңрак аерылышканнар.

1986 — Shut Up and Listen 1990 — Girl and Woman 1992 — Half-Moon 1993 — Kathreftes 1994 — Mirrors 1996 — Arzedina 1996 — Argentinos 1998 — Dream Era 1999 — Allazi Kathe Pou Vradiazi 1999 — Changes Descend Every Evening 2000 — Glycos Peirasmos 2001 — Sweet Temptation 2002 — Songs for a Summer

2003 — Color 2005 — Dear Diary 2005 — Each End and Beginning 2007 — Mad Secret Concerts 2008 — Best of / San Lied 2009 — In the Dream Season (Sunday Newspaper) 2011 — Tarrira 2013 — The Love Collection 2014 — Together (accompanied by Melina Kana) 2015 — Kathe Telos Ki Archi 2015 — I Eleni Tsaligopoulou Sti Lyra 2015 — Miso FeggariEleni Tsaligopoulou discography at AllMusic

1986 — Shut Up and Listen 1990 — Girl and Woman 1992 — Half-Moon 1993 — Kathreftes 1994 — Mirrors 1996 — Arzedina 1996 — Argentinos 1998 — Dream Era 1999 — Allazi Kathe Pou Vradiazi 1999 — Changes Descend Every Evening 2000 — Glycos Peirasmos 2001 — Sweet Temptation 2002 — Songs for a Summer

2003 — Color 2005 — Dear Diary 2005 — Each End and Beginning 2007 — Mad Secret Concerts 2008 — Best of / San Lied 2009 — In the Dream Season (Sunday Newspaper) 2011 — Tarrira 2013 — The Love Collection 2014 — Together (accompanied by Melina Kana) 2015 — Kathe Telos Ki Archi 2015 — I Eleni Tsaligopoulou Sti Lyra 2015 — Miso Feggari

Искәрмәләр

Төркем:Грециядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1963 елда туганнар Төркем:11 апрель көнне туганнар