Перихан Магдән (24 август 1960 ел, Истанбул) — төрек язучысы.

Биографиясе Перихан Магдән 1960 елның 24 августында Истанбулда туган. Роберт-колледжын тәмамлаган, аннары Босфор университетын «психология» һөнәре буенча тәмамлый. 1997-2000 елларда «Radikal» газетасында эшлиPerihan Magden.

Шулай ук «Yeni Aktüel» атналык газетасында колонна алып бараPerihan Mağden.

Җинаять эше 2006 елның гыйнварында Перихан Магдән Төркия ватандашы, хәрби хезмәттән вөҗданы кушуы буенча баш тартучы Мехмет Тарханны яклап мәкалә яза. Шул ук елның апрель аенда Перихан Магдән армия хезмәтенә каршы пропаганда алып баруда гаепләнә, шулай ук аны кулга алуга ордер бирелә. 2006 елның июлендә хөкем язучыны аклый.

2016 елда Магдән президент Рәҗәп Эрдоганны мәсхәрә итүдә гаепләнә («Төрек республикасы Президентын кимсетү» Төркия Җинаять Кодексының 299 нчы статьясы), аны үзенең интервьюларының берсендә «кыргый юлбарыс» дип атый, шулай ук аңа карата «почмакка кысрыкланган кыргый хайван кебек» сүзен кулланаПисательнице грозит до 4 лет тюрьмы за «оскорбление» Эрдогана.

Иҗаты Беренче китабын 1991 елда яза. Каләме астыннан романнар, кыска хикәяләр һәм поэмалар чыга. Магдәннең «Две девушки» романы бестселлер булып китә. 2005 елда Котлыг Атаман төшергән экранлаштыру чыгаTurkey: Writer on trial for alleged criminal defamation.

Инглиз Пен-үзәгенең мактаулы әгъзасыMain Case of the Month June 2006 Perihan Magden.

Төрек нәшриятчеләре ассоциациясе биргән сүз азатлыгы өчен зур бүләк белән бүләкләнә.

Искәрмәләр

Рус телендә чыккан китаплары

Сылтамалар

Перихан Магден // Аполлинария Аврутина О жизни в Турции глазами Перихан Магден Төркем:Шәхесләр:Төркия Төркем:24 август көнне туганнар Төркем:1960 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Истанбулда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Төрек язучылары