Халет Чамбел (; 1916 елның 27 августы — 2014 елның 12 гыйнвары) — төрек археологы һәм фехтовкалаучысы. Олимпия уеннарында катнашкан беренче мөселман хатын-кызHalet Çambel - obituary - Telegraph.
Тормыш юлы Халет Чамбел 1916 елның 27 августында Берлинда туа. Әтисе Хәсән Җәмил Бәй — хәрби атташе, Мостафа Ататөркнең дусты. Әнисе Чамбел, Рәмзия Ханым, ул вакытта Германиядә Госман империясе илчесе вазыйфасын биләгән Бөек Визир Ибраһим Хаккының кызы була.
Халет Чамбел кызлар өчен Арнавуткёй америка мәктәбендә укый (соңрак бу мәктәп Роберт көллияте исемен ала). Мәктәптә укыганда фехтовкалау белән шөгыльләнә башлый. 1933—39 елларда археологияне өйрәнә. 1940 елдан ассистент булып эшли. 1944 елда докторлык дәрәҗәсен ала. Ике ел дәвамында Германиядәге чакырылган профессор буларак эшләгән. 1984 елда эмерит вазифасын ала.
1936 елгы Олимпия уеннарында рапираларда фехтовкалау буенча Төркия өчен чыгыш ясый. Олимпия уеннарында катнашкан беренче мөселман хатын-кыз дип санала.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Истанбул университетында археология укыткан алман архитекторы Хельмут Боссертта укый. Алар бергә безнең эрага кадәр уникенче гасыр җирлеге булган Каратепта казу эшләрен алып баралар, шулай ук казуларда Бахадыр Алкым катнашкан.
Халет Чамбел Төркиянең мәдәни мирасын саклау өчен чыгыш ясаган. Джейхан елгасындагы дамба төзелешенә каршы чыгыш ясаган, чөнки бу археология өчен кыйммәтле территорияләрне су басуга китерергә мөмкин булган. Су басуны булдырмас өчен, Чамбел хакимиятне су дәрәҗәсен киметергә кирәклегенә күндерә алаAn archaeologist digs through her life.
2004 елда Чамбел принц Клаусның Голландия премиясе белән бүләкләнә.
2014 елның 12 гыйнварында Истанбулда вафат булаArkeolog Halet Çambel vefat etti.
Шәхси тормыш Олимпия уеннарыннан кайткач, Чамбел журналист һәм архитектор Наил Чакырхан белән таныша. Чамбел һәм Чакырхан 70 елга якын, Наил Чакырхан вафат булганчы бергә яшәгәннәр.
Искәрмәләр
Төркем:Истанбул университетын тәмамлаучылар Төркем:Париж университетын тәмамлаучылар Төркем:Истанбулда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2014 елда вафатлар Төркем:12 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:Берлинда туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:27 август көнне туганнар