Әнәс Әскәров, Әнәс Тәлгат улы Әскәров (Анас Талгатович Аскаров; 1963 елның 7 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Ташкич) ― юрист, менеджер, 2015 елдан – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Идел-Пресс» полиграфия–нәшрият комплексы генераль директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 7 октябрендә Татарстан АССР Арча районы (хәзерге Сеҗе авыл җирлеге) Ташкич авылында туган. Абыйлары Әдһәм (мәрхүм), Әнвәр. Сеҗе мәктәбен тәмамлаганнан соң, район хәрби комиссариаты Әнәсне Үрнәктә урнашкан һөнәри училищеда машина йөртүче белгечлегенә укыткан. Армия хезмәтен Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Совет гаскәрләре төркемендә узган. 9 майда хәрби хезмәттән кайткан, колхозда шофер булып эшләгән, янгында юкка чыккан өйләрен яңадан булдырган.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын «механик» белгечлеге буенча тәмамлагач, колхозда механик, баш инженер, колхоз ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. 1987 елда ВЛКСМның XX съездына делегат итеп сайлана. Мәскәүдә ВЛКСМ райкомының икенче секретаре вазифасын тәкъдим итәләр, ләкин Әнәс ризалашмый, колхозда җитәкче алмашынгач, Казанга китә, 1987 елдан Казанның Бауман урамында урнашкан Татарстан китап нәшрияты гаражында механик булып эшли башлыйРумия Надршина. Анас Аскаров: «Люблю Арск». Арча районы рәсми порталы, 6.12.2013. юридик факультетын тәмамлап, «юрист» белгечлеге алган. 2000 елдан яңа рәсмиләштерелгән «Идел-Пресс» полиграфия –нәшрият комплексында () Наша история. ГУП ПИК «Идел-Пресс». idel-press.ru, 28.01.2000 эшли: маркетинг бүлеге оештырып, аның җитәкчесе була. Генераль директорның коммерция буенча урынбасары, 2015 елдан – «Идел-Пресс» полиграфия –нәшрият комплексының генераль директоры. Ел саен типографиянең басу, тегү машиналарын яңаларына алмаштыруны оештыра. Мәсәлән, 2021 елның май аенда Япониядән бер сәгатьтә 16 мең битне 6 төстә басучы машина (164 млн сумлык, якын-тирә төбәкләрдә бердәнбер шундый машина) сатып алынган. Дистәдән артык чит илдә (Италия, Франция, Финляндия һ. б.), Бакуда, Ташкентта, Нур-Солтанда, Мәскәүдә, Әстерханда китап күргәзмәләрендә катнашып, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы продукциясен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша.
«Идел-Пресс» китаплар, вакытлы басмалар, шул исәптән газета-журналлар, брошюралар, буклетлар, реклама продукциясе, товар һәм хезмәт күрсәтү каталоглары, еллык хисаплар, реклама полиграфиясе (тегелгән һәм кесә календарьлары, pos-материаллар, плакатлар, афишалар, листовкалар), шулай ук фирма бланклары, конвертлар, папкалар, төрле көндәлекләр, блокнотлар һ. б. продукция чыгара «Идел-Пресс». ВКонтакте. Мәсәлән, 2019 елда комплекста 9 млн каты тышлыкта, 10 млн йомшак тышлыкта китап бастырылган Наша история. 2019 год. idel-press.ru. «Идел-Пресс» ― Россия китап басучылары ассоциациясе () әгъзасы «Идел-Пресс» рәсми сайты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1987 – ВЛКСМның XX съезды делегаты 2006 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2013 – Россия китап берлегенең күкрәк билгесе 2019 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― «массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Генеральный директор ПИК «Идел-Пресс» Анас Аскаров отмечен наградой ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Мактау грамоталары 2024 – II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале ― хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Путин «Идел-Пресс» генераль директорын хезмәттә ирешкән уңышлары өчен бүләкләде. Татар-информ, 4.01.2023. 2026 — «Дуслык» ордены — полиграфия җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткән һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 519 от 30 .06.2026 Гаиләсе Хатыны Алсу, полиграфия өлкәсендә эшләгән, китап кибете тота; улы Илдар, КХТИ тәмамлаган, бизнес белән шөгыльләнә; кызы Гөлнар Казан медицина институтында эндокринолог белгечлеге ала. Гаилә Арча шәһәре үзәгендәге шәхси йортларында яши.
Әнәс Тәлгат улы Арчада китап кибете, 2008 елда туган авылында мәчет төзеткән, дин йортының барлык чыгымнарын үзе күтәреп бара. Буш вакытларында атнага ике-өч тапкыр фитнес залына, Спорт сараена 16 ел хоккей уйнарга йөри.
Искәрмәләр
Әдәбият Атлас Гафиятов. Әнәс Әскәров: Минем девиз: «Тиз эшләргә, барысына да өлгерергә!» «Татарстан яшьләре», 2021 ел, 6 май, 8нче бит.
Сылтамалар
Румия Надршина. Анас Аскаров: «Люблю Арск». Арча районы рәсми порталы, 6.12.2013 Шамиль Багаутдинов. «Главное – сохранить коллектив». «Республика Татарстан», 22.04.2000
Шулай ук карагыз
Төркем:Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү гуманитар университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Шәхесләр:Татмедиа Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары