Рәшид Айсә улы Хәкимҗан (финча: Räshid Hakimsan; 5 апрель 1934 – 4 сентябрь 1997) — фин хоккейчысы һәм хөкемдар булган. Ул 1951 – 1960 елларда фин хоккей лигасында уйнап, дүрт тапкыр Финляндия чемпионатында җиңүче.

Карьерасы Хәкимҗан үзенең бөтен карьерасын Тамперин Ильвес командасына багышлый, анда ул барлыгы 88 матч уйный. Шул елларда аның җыйган баллары 64 + 35 = 99 тәшкил итә, ә штраф 34 минут була. Ул 1952, 1957, 1958 һәм 1960 елларда Финляндия чемпионатында җиңә Һәм хоккейчы карьерасы тәмамлангач, ул халыкара дәрәҗәдә хөкемдар (Судья) була.https://www.ilveshistoria.com/pelaaja/101761/Leinonen, Kimmo (2014). Koulukadun Sankarit, Tampereen jääkiekkoilun historia 1928-1965. APALI. p. 162. ISBN 978-952-5877-38-0.

Хәкимҗан дөнья чемпионатының яшүсмерләр (юниорлар) лигасында сигез матч үткәргән. Җирле газетада аны «команданың иң яхшы уенчысы» дип атаганнар. Ул шулай ук барлык тупларны үзе генә кертергә теләүче «эгоист уенчы» буларак та сурәтләнгән.Raevuori, Honkavaara, Antero, Aarne (1981). Pelimiehiä, tulisieluja - Tampereen Ilves 50 vuotta. Tampere: Ilves ry. p. 151. ISBN 951-99323-7-2."Urheilua Olympiavuonna: Suomi johti 2-0, Norja tasoitti nuorten maaottelussa Raumalla". - lehtiartikkeli 1952.

Кечкенә чагында ул сәләтле футболчы һәм баскетболчы буларак та билгеле була.

Гаиләсе Хәкимҗан фин татары була. Аның әтисе татар артисты/җитәкчесе Гайсә Хәкимҗан. Әнисе Сильвия (Сәрви) исемле, ислам кабул иткән фин хатын-кызы. Сеңлесе татар театры актрисасы Алия.

Хәкимҗан 63 яшендә велосипедта йөргәндә кинәт йөрәк өянәгеннән үлә.Räshid Hakimsan kuolinilmoitus - lehtiartikkelileike, syyskuu 1997. Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Суикки, Рейхо (päätoimittaja): Jääkiekkokirja 2005 - 2006 . Эгмонт Кустаннус Ой Аб, 2005. . Форсс, Ристо, йм.: Suuri Jääkiekkoteos 1 . Скандия-Киржат Ой, 1979. ISBN 951-9466-14-2 . Лейнонен, Киммо: Кулукадун Санкарит, Тамперин jääkiekkoilun тарихы 1928-1965 . АПАЛИ, 2014. ISBN 978-952-5877-38-0 .

Моны да карагыз Айсә Хәкимҗан

Төркем:Финляндия татарлары Төркем:1997 елда вафатлар Төркем:1934 елда туганнар