Уку Сувисте (; 1982 елның 6 июне, Выру, Эстон ССР, ССРБ) — эстон поп-җырчысы, пианист һәм музыкаль продюсер. «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Эстония вәкиле.

Тормыш юлы Уку 21 нче Таллинн музыка мәктәбендә укый. 1997 елда фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый. Җиңел атлетика һәм теннис уены белән шөгыльләнә. Армиядә Таллинн Бердәм батальоны бүлекчәсендә хезмәт итә.

Система администраторы белгечлеге буенча Эстон мәгълүмати технологияләр көллиятен тәмамлый. Георг Отс исемендәге Таллинн музыка училищесында эстрада-джаз җырлау кафедрасында укый.

Карьера 2005 елда Уку «Kaks takti ette» яшь башкаручылар конкурсында өченче урынны ала. Шул ук елны үзе продюссер буларак «It’s Christmas Time» исемле беренче альбомын чыгара.

2006 ел дәвамында ул Lamen ритм-энд-блюз төркемендә икенче вокалист була һәм клавишаларда уйный.

2010 елда Уку «Новая волна» халыкара яшь башкаручылар конкурсында өченче урынны алаUku Suviste tuli Jurmala lauluvõistlusel kolmandaks.

2012 елда Эстония кораллы көчләре һәм Эстония оборона министрлыгы ярдәме белән «Võitmatu» җырына видеоклип чыга. Музыкаль клип Әфганстанда хезмәт иткән барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә багышланган була. Видеода Эстония диск ыргытучысы, олимпия чемпионы Герд Кантер һәм америка спринтеры һәм 100 метрга йөгерүдә олимпия чемпионы Джастин Гэтлин катнашаKaitseministeerium toetas Uku Suviste muusikavideot 3200 euroga.

2014 елда Уку «Su nägu kõlab tuttavalt» пародия тамашасында катнаша («Бергә бер!» тапшыруының Эстония версиясендә).

2018 елда «Голос» программасының җиденче сезонында катнаша, командасына эләгә һәм ярымфиналга барып җитәАнне Вески рассказала, почему Уку Сувисте может победить в шоу «Голос» — Музыка — LimonАнне Вески рассказала, почему Уку Сувисте может победить в шоу «Голос» — Музыка — LimonЗнай наших! Красавец из Эстонии покорил Ани Лорак на шоу «Голос» — Звезды — Limon.

2020 елда Эстонияне «What Love Is» җыры белән «Евровидение»дә тәкъдим итәргә тиеш була, әмма бәйге COVID-19 пандемиясе аркасында гамәлдән чыгарыла.

2021 елда Уку Сувисте янә Eesti Laul милли сайлап алуында катнашу мөмкинлегенә ия була, нәтиҗәдә, Эстония вәкиле итеп «The Lucky One» җыры белән «Евровидение 2021» конкурсына сайлана. 20 майда бәйгенең икенче ярымфиналында катнаша, әмма финал өлешенә чыга алмый.

Дискография

Сингллар

«It’s Christmas Time» / «Раштуа вакыты» (2005) «See on nii hea» / «Бу бик яхшы» (2008) «Love of my life» (feat. Grace Taylor) / «Минем тормыш мәхәббәтем» (2009) «Sind otsides» / «Сине эзлим» (2009) «Saatanlik naine» / «Иблис хатын-кыз» (2009) «Show me the love» / «Миңа мәхәббәт күрсәт» (2010) «Сине эзлим» (2010) «Jagatud öö» / «Уртак төн» (2011) «Võitmatu» / «Җиңелмәс» (2012) «Valge lumi» / «Ак кар» (2013) белән. «I wanna be the one» / «Мин үзем генә булырга телим» (2014) «Believe» / «Ышанырга» (2015)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Youtube сайтында рәсми канал Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1982 елда туганнар Төркем:6 июнь көнне туганнар Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Eurovision җыр конкурсында катнашучылар