2013 ел 20px Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең Чучхе тәкъвимендәге 102 елга туры килә. TIME журналы 2013 елның «Ел кешесе» дип Франциск Рим Папасын атады.

Вакыйгалар Гыйнвар 1 гыйнвар — Украина ОБСЕ оешмасында җитәкчелек итә башлыйУкраина стала председателем ОБСЕ . 1 гыйнвар — Россиядә барлык документларны диярлек берләштергән универсаль электрон карта кертелә башлыйВыдача универсальных электронных карт начинается в России . 9 гыйнвар — Ливия парламенты илнең исемен «Ливия дәүләте»нә үзгәртәЛивия отказалась от названия «Великая Джамахирия» . 11 гыйнвар — Малида гадәттән тыш чара игълан ителә, хөкүмәт соравы буенча илгә француз гаскәрләре кертеләВойска Франции вступили в бой с исламистами в Мали . 20 гыйнвар — АКШ президенты Барак Обама вазифасына керешәОбама президентлыкка ант итте. 21 гыйнвар — Татарстан Фәннәр академиясендә Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан тантана чарасы үтәРоальд Сәгъдиев 80 яшен Казанда билгеләде. 23 гыйнвар — Каталония парламенты төбәкнең дәүләт суверенитеты һәм милләтнең үзбилгеләнү хокукы турында декларация кабул итәБарселона вспомнила о праве на самоопределение . 23 гыйнвар — Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан композиторлары иҗатыннан торган антология тәкъдим итү кичәсе уза"Татарстан композиторларының музыка антологиясе" тәкъдим ителде. 23—27 гыйнвар — Халыкара икътисад форумы (Давос, Швейцария)Открытие форума: Россия представит в Давосе три пути развития страны .

Февраль 2 февраль — Швециядә Туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты 2013 тәмамланды. 15 февраль — Чиләбе тирәсендә һавада 10 мең тонна авырлыктагы метеорит шартлаган (Чиләбе метеориты). 21 февраль — Татарстан парламенты Татарстан Республикасы Дәүләт гимны сүзләрен кабул итте.

Март

Апрель 17 апрель — Камил Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе итеп сайланды.

Май 9 май — Казанда берьюлы 3 яңа метрополитен станциясе пассажирлар өчен ачылды. 18 май — Швециядә чираттагы Евровидение бәйгесе тәмам булды. Татарстанлы Динә Гарипова бәйгедә катнашып, 5-нче урынга калды.

Июнь

24 июнь — Icann халыкара оешмасы .tatar доменын теркәргә рөхсәт итте.

Июль 6 июль — Казан-Арена стадионы ачылды (2019 елдан «Ак Барс Банк Арена»). 6—17 июль — Казанда Җәйге Универсиада узган. 19 июль — Казанда Ярдәм мәчете ачылды.

Август 10 август — Амур елгасы бассейнында су басу башланды, Россия ягында меңләгән кеше йортсыз-җирсез калды. 23 август — Казандагы Иске татар бистәсенең үзәк Насыйри урамы һәм Күнче тыкрыгы җәяүлеләр өчен йөрү урыны итеп калдырылды.

Сентябрь

Октябрь 21 октябрь — Волгоградта автобус шартлау.

Ноябрь 17 ноябрь — Казан аэропортында (Лаеш районы) Boeing 737 авиаһәлакәте.

Декабрь 20 декабрь — Татарстан президенты 12 ел буе эшләп, Рубин футбол клубы тарихында иң зур нәтиҗәләргә ирештергән тренер Корбан Бердыевны эшеннән азат итте.

Вафатлар

16 гыйнвар — Адлер Тимергалин, татар язучысы, тәрҗемәче. 3 февраль — Марис Нәзиров, татар шагыйре, журналист. 9 февраль — Илдар Ханов, татар рәссамы, сынчы, архитектор. 10 февраль — Заһид Фәйзи, татар язучысы. 2 март — Әкъдәс Бикколов, химик. 5 март — Уго Чавес, Венесуэла президенты. 12 март — Әгъзам Фәттахов, татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 21 март — Борис Березовский, Россия эшкуары, сәясәт эшлеклесе. 28 март — Нәҗип Асанбаев, татар язучысы, драматург. 8 апрель — Маргарет Тэтчер, Бөекбритания премьер-министры. 9 апрель — Еркегали Рәхмәдиев, казакъ композиторы. 10 апрель — Роберт Эдвардс, британ галиме, физиолог. 10 май — Әхсән Баян, татар әдибе, шагыйрь, драматург. 27 май — Юнона Карева, Казан Зур театры актрисасы, педагог. 30 май — Шамил Тимербулатов, композитор, Тукай премиясе (2013). 14 июль — Хәләф Низамов, Татарстанның дәүләт эшлеклесе. 8 август — Рафис Могыйнов, хәрби журналист. 13 сентябрь — Равил Сәлихмәт, инженер, эмиграциядәге татар җәмәгать эшлеклесе. 15 октябрь — Данияр Мөштәри, математик, физика-математика фәннәре докторы. 25 ноябрь — Таһир Ахунҗанов, журналист, драматург, язучы, Башкортстанның дәүләт һәм СБКФ эшлеклесе. 5 декабрь — Нельсон Мандела, КАР негрларының милли-азатлык хәрәкәте юлбашчысы. 5 декабрь — Казбек Гыйззәт, фәлсәфәче. 23 декабрь — Михаил Калашников, үз исемендәге ату коралы уйлап табучы. 24 декабрь — Абрек Абзгилдин, рәссам.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыТатарстан президенты Тукай бүләкләре тапшырды Ильяс Айдаров, рәссам — 2005—2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральск белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен. Нәбирә Гыйматдинова, язучы — «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Синдә минем хакым бар» китаплары, «Хатыннар сагышы» әсәре өчен. Алсу Гайнуллина, актриса — Осетин драматургы Геор Хугаевның «Кара чикмән» әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен. Софья Кузьминых, рәссам — Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен. Шамил Тимербулатов, композитор — «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» исемле бишенче симфония өчен.

Нобель премиясе лауреатларыНобель бүләкләре өләшенеп бетте диярлек

Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Рэнди Шекман, Джэймс Ротман, һәм Томас Зюдһоф — күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнү өчен. Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Һиггз һәм Франсуа Энглер — вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклау һәм кисәкчәләрнең калганнарының нигезен тәшкил иткәнен исбатлау өчен. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Мартин Карплюс, Майкл Левитт һәм Ари Уоршел — катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Канада язучысы Элис Мунро — хатын-кызлар язмышына багышланган кечкенә хикәяләре өчен. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Ларс Һансен, Юджин Фама һәм Роберт Шиллер — финанс базарында кыйммәтле кәгазьләрнең бәясен фаразларга мөмкинлек бирү өчен. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Химик коралны тыю оешмасы — химик коралны юк итү тырышлыклары өчен.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы БМО-ның тәкъвимендәге вакыйгаларБМОның истәлекле даталар, еллар һәм унъеллыклары 2013 Халыкара су мәсъәләсенә хезмәттәшлек елы (БМО-ның A/RES/65/154 резолюциясе нигезендә). 2013 Халыкара киноа елы (БМО-ның A/RES/66/22 резолюциясенең A/66/446 проекты нигезендә). 2005–2014 Дөньяның төп халыкларның икенче халыкара унъеллыгы (БМО-ның A/RES/59/174 резолюциясе нигезендә). 2005–2014 Тотрыклы үсеш мәгърифәте унъеллыгы (БМО-ның A/RES/57/254 резолюциясе нигезендә). 2005–2015 «Яшәү өчен су» халыкара адымлар унъеллыгы (БМО-ның A/RES/58/217 резолюциясе нигезендә). 2006–2016 Зарарланган регионнарны торгызу һәм тотрыклы үстерү унъеллыгы (Чернобыль һәлакәтеннән соң өченче ун еллык) (БМО-ның A/RES/62/9 резолюциясе нигезендә). 2008–2017 Ярлылыкны бетерү буенча икенче унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/205 резолюциясе нигезендә). 2010–2020 Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр унъеллыгы (БМО-ның A/RES/62/195 резолюциясе нигезендә). 2011–2020 Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымлар унъеллыгы (БМО-ның A/RES/64/255 резолюциясе нигезендә). 2011–2020 Биотөрлелек унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/161 резолюциясе нигезендә). 2011–2020 Колониализмны бетерү буенча өченче халыкара унъеллыгы (БМО-ның A/RES/65/119 резолюциясе нигезендә).

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстан 2013: табышлар һәм югалтулар 2013 ел йомгаклары: шатлыгы да бар, фаҗигасе дә 2013 йомгаклары: Фән һәм технология 2013 елның биш иң кызыклы техник җиһазы

* Төркем:Еллар