«Ислам нуры» — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче газета. Әлеге газетның беренче саны 1995 елда Хәлил Шәрипов һәм Иршат Шәйхаттаров тырышлыгы белән дөнья күрә. Газетаның эчтәлеге дини-иҗтимагый юнәлештә. Төп максаты – Исламның гомумкешелек кыйммәтләрен халыкка җиткерү, дини гыйлем бирү, мөселманнарны үзара аралаштыру, фикерләштерү.
Аны бүгенге көндә (2015), Татарстаннан тыш, Русиянең 29 төбәгендә яздырып алып укыйлар. Иң күп язылучы төбәкләр: Башкортстан, Ырынбур, Киров, Чиләбе, Ульян, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Пермь крае. Газета айга ике тапкыр чыга, А3 форматында яртылаш төсле итеп, сыйфатлы офсет кәгазендә басыла.
Сылтамалар “Ислам нуры” 15 еллыгын билгеләде Чаллыда нәшер ителүче “Ислам нуры” газетасы 20 ел өзлексез дөнья күрүче дини басма
И И Төркем:Татарстан гәҗитләре Төркем:Яр Чаллы газеталары