Интенсив белем бирү технологиясе (латин сүзе intensi – көчәнеш, көчәю) – чит телләрне укыту методикасында актив кулланыла торган технологияләрнең берсе. Кайбер галимнәр аны интенсив метод дип тә атыйлар. Бу технология буенча эшләгәндә, татар теле кыска вакыт эчендә һәм тиз үзләштерелә, укучыларның танып белү эшчәнлеге активлаша.

Интенсив технологиягә нигез салучы Белем бирүнең интенсив технологиясенә болгар табибы, психотерапевт Георгий Лозанов нигез сала. Ул чит телгә кешенең эчке мөмкинлекләрен активлаштыру (суггестия) юлы белән өйрәтә. Гадәттә, мондый дәресләр укучы белән укытучыда бер үк дәрәҗәдә кызыксыну тудыра.

Россиядә бу методның киң кулланыла башлавы Г.Лозановта стажировка узган Г.А.Китайгородская исеме белән бәйле. Чит телне интенсив юл белән өйрәтүнең төп мәгънәсе – өйрәнүчеләрнең бергәләп бер-берсенә тәэсир итешүеннән гыйбарәт. Телне төркем белән бергәләп өйрәнү иң нәтиҗәле юл булып санала. Кыска гына вакыт эчендә, бу юл белән күләмле материалны үзләштереп була. Шулай ук тел өйрәнүгә чагыштырмача тизрәк кызыксыну уятып, табигый һәм гадәти шартларда аралашу да нәтиҗәлерәк бара.

Методлары Чит телләрне укыту методикасында белем бирүнең түбәндәге методлары эшләнгән һәм гамәлдә уңышлы кулланыла:

•тел өйрәнүченең моңарчы файдаланылмаган мөмкинлекләрен активлаштыру методы (Г.А.Китайгородская);

•“күмелү” методы (А.С.Плеснева);

•гипнопедия методы (Э.М.Сировский);

•ритмопедия методы (Г.М.Бурденюк);

•тойгылы-мәгънәви метод (И.Ю.Шехтер) һ.б.

Интенсив белем бирү технологиясе гадәти технологиядән шуның белән аерыла: бу вакытта чит телдә аралашуга булган психологик киртәләрне бетерүгә, өйрәнелә торган фәнгә карата турыдан-туры кызыксыну уятуга, тиешле социаль-психологик мохит булдыруга һ.б. игътибар арта.

Файдалынылган әдәбият исемлеге

Харисов Ф.Ф. Татар теле: Заманча укыту юнәлешләре (Татарский язык: Современные тенденции обучения) / Учебное пособие. - Казань, 2015. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 302 б.