Иманбек Марат улы Зейкенов (; Imanbek буларак танылган, 2000 елның 21 октябре, Аксу, Павлодар өлкәсе, Казакъстан) — Казакъстан диджее һәм музыкаль продюсер. 2019 елда Saint Jhnның «Roses» җырына ремиксы белән дөньякүләм таныла. Аның өчен «Грэмми-2021» музыкаль премиясенә лаек була. Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.
Карьера Иманбек Казакъстанның Павлодар өлкәсенең Аксу шәһәрендә туа. Тимер юл көллиятендә укыганда Аксу тимер юл станциясендә эшли башлый. 2017 елдан бирле ремикс белән шөгыльләнүен дәвам итә. Гайана-Америка рэперы Saint Jhn Россия Лейбл Effective Record аша чыгарылган «Roses»ка ремикс ясаган. Ремикс Saint Jhn катнашмыйча ясалган, чөнки Иманбек Зейкеновның аның белән Инстаграмда элемтәгә керү уңышсыз була, аңа бернинди җавап та булмый. Бу җырга ремикс Аурупада чартларның күпчелегендә пәйда була, шул исәптән Бельгия, Маҗарстан, Нидерланд, Польша һәм Швециядә һәм «Shazam»ның дөнья топында 3 нче булаReddit: Why did rapper SAINt JHN ignore the «Roses» remix author, who makes him famous?. Ремиксның уңыш һәм популярлыгыннан чыгып, 2016 елда язылган оригиналь җыр US Billboard, British Singles Chart чартларында һәм 2019 елда Австрия, Канада, Дания, Франция, Алмания, Ирландия кебек башка илләрнең чартларында барлыкка килә.
2020 елның ноябрендә Иманбек иң яхшы ремикс өчен (Roses) «Грэмми» премиясенә тәкъдим ителә. 2021 елның 14 мартында Иманбекның бу номинациядә җиңүе турында игълан ителә. Иманбек Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.
Дискография
Сингллар ИсемЕлЧартларда югары позицияСертификацияләрАльбомUKAUSFRAGERITANEDNORNZSWESWIUS«Roses (Imanbek Remix)»201911234141424 RIAA: агалтын ARIA: 3 × агалтын BEA: агалтын BPI: агалтын BVMI: агалтын IFPI DEN: агалтын RMNZ: 2 × агалтын SNEP: бриллиантCollection One«I’m Just Feelin’ (Du Du Du)»2020————————99——Альбомнан тыш сингллар«Brother Louie»(Vize һәм Дитер Болен белән берлектә, Leony катнашында)———64———————«Blackout»(Tory Lanez катнашында) ———————————«Too Much» ———————————«Kill Me Better» ———————————«Big» 2021———————————«Leck» ———————————
Башка релизлар Иманбекның башка берничә релизлар бар, аерым алганда:
«Take Me» (ONEIL белән берлектә) «Hot» (Parah Dice белән берлектә) «Smoke It Up» (Stephanskiy белән берлектә) «Dope» «Clandestina» (FILV & Edmofo белән берлектә, Emma Peters катнашында) «Romantic Dance» (DJ Dimixer, Murana катнашында) «Bang Bang» (Rita Ora белән берлектә) «Фонтанчик с чёрным дельфином» (Adam maniac һәм Гио Пика катнашында)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2000 елда туганнар Төркем:21 октябрь көнне туганнар Төркем:Казакъстан музыкантлары